Алабуга нуры

Алабугалылар Санкт-Петербургта яшәүчеләргә бәйрәм бүләк итте

25 июньдә Ленинград өлкәсендәге Всеволожск районының Энколово авылында кыр эшләре тәмамлану уңаеннан халык күңел ачты. 

Матур йола буенча, Алабуга татарстанлыларның яраткан бәйрәмен оештыручыларның берсе булды.

Ике елдан соң, Ленинград өлкәсендә Сабан туен уздыру гадәте яңадан кайтты. Бәйрәм мактаулы кунакларны сәламләүдән башланды.

− Без сезгә республикабыз җитәкчелегеннән — Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан, ТРның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевтән зур сәлам алып килдек. Санкт-Петербургта һәм өлкәдә 40 меңләп татар яши, һәм гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз, мәдәниятебезнең сакланып килүе бик куандыра. Сабан туе төрле халык вәкилләрен берләштерде.

Татарстанда 137 милләт яши. Без һәммәсенә хөрмәт беләшн карыйбыз, барлык чараларда да катнашырга, хупларга тырышабыз. Татарстан халыкларының туганнарча тату гаиләсендә бәйрәмнәрне киң итеп, бергәләп билгеләп үтәбез. Без шуның белән көчле, − диде ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Бу көнне дә төрле милләт вәкилләре, берләшеп, якты күңелле бәйрәм оештырды.
− Бүген Ленинград өлкәсе һәм ил өчен, татарлар, башкортлар, Идел буе халыклары нәрсәләр эшләве турында инде күп сөйләделәр. Бу бәйрәм —безнең бердәмләшү билгесе, Россия тагын да көчлерәк, гүзәлрәк һәм җиңелмәслек булачак дигәнне белдерә, − диде Санкт Петрбургның Халыкара мөнәсәбәтләр һәм миграция сәссәтен тормышка ашыру комитеты рәисе Олег Капитанов.

Гадәттәгечә, Ленинград өлкәсе Сабан туенда Татарстан һәм Башкортостан вәкилләре үзләренең милли йортларын әзерләгән. Бәйрәм кунакларына башкорт йортын карап, уктан атып карарга, тәнкә сугарга мөмкин булды. Татар йортында да аларны хөрмәт белән каршы алдылар, биредә коймак, бәрәңге кыстыбые һәм чәк-чәк исе таралган иде. Үзеңне Ленинград өлкәсендә дип түгел, кайдадыр татар авылында кебек хис итәсең. Кунакларның кайбере үзләреннең Татарстанда булган көннәрен искә төшерде. Араларында кайчандыр Алабугада яшәгәннәре дә табылды. 

− 1955 елда мин Алабугада туку фабрикасында эшләдем. Без ул вакытта милиция мәктәбендә бию белән чыгыш ясый идек, шунда ирем белән таныштык. Барлык алабугалыларга сәлам! Шул чорны һәм шәһәрне бик сагынам. Гомеремнең иң яхшы еллары шунда үтте, − дип сөйләде 88 яшьлек Елена Измайлова.

− Үзебезнең милли йолаларыбызны күреп ял итәргә дип килдек. Искиткеч яхшы оештырганнар, һава торышы да яхшы туры килде. Алабугада булганыбыз юк, әмма күп ишеттек, − ди апалы-сеңелле Лилия Муртдинова һәм Зарима Ласс.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев үзенең сәламләвендә Сабан туеның төрле ярышларында катнашып күңел ачарга мөмкин булган бәйрәм булуын әйтеп узды. Ул мең еллык Алабугадан котлау сүзләрен җиткерде һәм шушы җирдә татар милли бәйрәмен оештыручыларга рәхмәт белдерде.

Сабан туе, чыннан да искиткеч, дәртле, күңелле булды. Һәркем үзенә ошаган кызыкны тапты. Алабуга җитештерүчеләре тарак, капкач, соус һәм джемнар, кырлыган чәе, тукыма һәм сувенир эшләнмәләр белән сату итте. Сәхнәдә чыгыш ясаган артистларыбызны алкышларга күмделәр.

Көннең кызулыгы да беркемгә дә комачау итмәде. Кечкенәләр билбау көрәшендә, капчыклар белән сугышта көч сынашты, зурлар армреслингта һәм гер тартуда үзен сынады, олысы-кечесе күз бәйләп чүлмәк ватарга тырышты.

Андрей Сороквашин, мәсәлән, уналты килограммлы ике герне мамык күтәргәндәй уйнатып, чын тамаша күрсәтте.
− Мин — казаклар нәселеннән, Балтика казак округының тулы вәкаләтле вәкиле, шуңа да бу безнең өчен гадәти күнегү. Бүген дусларымны шушы бәйрәм белән котларга дип килдем, − диде ул елмаеп.
Башкортостанда туып үскән Зоя Дашкина 50 елдан артык инде Санкт-Петербургта яши, өлкән яшьтә булуына карамастан, чүлмәк ватарга маташты.

− Бик хәйләкәр алып баручы туры килде, юри әйтеп тора, мин вата алмасынга, ләкин миңа бик күңелле булды, бу бит уен гына. Гадәттә, без кызымның гаиләсе белән йөрибез, тик бүген мин үзем генә килдем. Сабан туйсыз яши алмыйм, − диде ул.

− Артистлар чыгышы бик ошады. Барысы да күңелгә якын. Әтием Арча районында туган, шуңа күрә татар халкының мәдәнияте миңа бик якын, − ди Инга Вайковская.
Бу бәйрәмдә йөз меңгә якын кеше катнашты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: