Алабуга нуры

Алабугалылар «Татарстан гаиләләре» республика бәйгесендә катнашты

Фотоконкурс Казан шәһәрендә үтте.

Шимбә, 31 июльдә, Казан шәһәрендә «Татарстан гаиләләре» фотобәйгесендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Бәйге Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан оештырылды. Жюри бәхетле гаилә мизгелләренең иң яхшы кадрларын сайлады.

«Медиклар гаиләсе» номинациясендә Алабуга район үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре дә катнашты. Шәфкать туташлары Диләрия Хәбибуллина һәм Аделина Әшрафҗанова, гаилә башлыгы белән бергә спорт эстафетасын уздылар һәм ачык һавада күнегүләр ясадылар.

Чыганак: crb_elabuga

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: