Алабугалылар йөзү буенча ачык турнирда призлы урыннар яулады
Анда Татарстан Республикасы шәһәрләреннән 18 команда һәм 400 спортчы катнашты
Чистайда йөзү буенча Кама аръягы ачык турниры узды. Анда ТР шәһәрләреннән 18 команда, барлыгы 400 спортчы катнашты.
Безнең шәһәр данын тренерлар Евгения Турцева һәм Марат Галимов җитәкчелегендә «Олимп» спорт мәктәбенең 24 шәкерте яклады.
Ярышлар өч яшь төркемендә үткәрелде: 2011-2012, 2010-2009 һәм 2008-2006 елгы спортчылар.
Тренерлар куйган бурычны кече спортчылар да, безнең команданың өлкән спортчылары да бик яхшы башкарып чыктылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев