Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Алабуганың 9 нчы мәктәбендә иҗат конференциясе узды

Мәктәп укучылары үзләре язган хикәяләр, әкиятләр белән таныштырды.

«Алабуга Парнасы» VIII төбәк иҗат конференциясенә күп катнашучы килгән иде. «Татар телендә чәчмә әсәрләр» секциясендәге укучылар үзләре язган әсәрләр белән таныштырып кына калмыйча, аларны анализлап та бардылар. Чыгышларында әсәрнең идеясе, тәрбияви максатына да тукталып уздылар.

Беренче урынга Морт мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Басыйр Гайнанов һәм 4 сыйныфтан Хуҗин Салават, шәһәрнең 1нче гимназиясеннән Альбина Раимова (11нче сыйныф) лаек дип табылды. Альбина үзе язган "Чын әкият«не тәкъдим итте һәм үзенең сәнгатьле сөйләме белән аерылып торды. Әлеге әкияттәге вакыйганы ул чын тормыш белән чагыштырып та күрсәтте. 

Салават авыл тормышына гына хас гамәл — каз көтүен саклау турында сөйләде. 4нче сыйныфта гына булса да, ул үз эшенең остасы икән. Ә Басыйрның чыгышы урман табибы — тукран турында булды.

2нче Җәлил урта мәктәбеннән килгән Индира Мәрданова үзенең «Серле келәт» әсәре белән таныштырды. Бүген күпләр авыл өенең үзәге булган бу урынны кирәге юк дип юкка чыгаралар. Ә Индираның әби-бабасы аны саклап калган, оныкларына анда булган тарихи ядкарьләр турында да сөйләгәннәр.

Катнашучылар илһамланып, күңелендәгесен туган телдә кәгазь битенә төшергәннәр. Эшләрне бәяләгәндә, «Яшь язучылар үсә» дигән фикер туды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев