Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Алабуганың балалар психиатры «ТРның атказанган табибы» исеменә лаек булды

Үз һөнәренең остасы, тәҗрибәле остаз, әдәпле һәм укымышлы, хезмәттәшләренә дә, авыруларга карата да хөрмәт белән караучы бик яхшы белгеч ...

Аның турында хезмәттәшләренең фикере шундый.

Илдар Хәйдәр улы турында язар сәбәпләр күп, ә бер ай элек кенә ул үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Медицинада эшләвенә ярты гасыр дияргә була. Ир-егетләр бәйрәме алдыннан ул «Татарстан Республикасының атказанган табибы» исеменә лаек булды.

Бүләкне аңа тантаналы рәвештә, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тапшырды. Ул үзе моңа бик тыныч карый, шулай да шатлыгын яшерми. Хезмәте бәяләнүгә куана. Илдар Гәрәев үз эшен, аңа килгән балаларны һәм аларның әти-әниләрен һәм көн дә аралашкан хезмәттәшләрен бик ярата. 

— Дөресен әйтәм, мин эшемә бәйрәмгә барган кебек йөрим. Теләсә кайсы һөнәрдә иң мөһиме: кешеләрне һәм үз эшеңне ярату, — ди югары квалификация категорияле табиб Илдар Хәйдәр улы, — шул чагында бары да яхшы булачак һәм нәтиҗәсе дә күз алдында. 

Гәрәевлар нәселендә аңа кадәр бу һөнәрне сайлаучылар булмаган. Авыл малае Казан медицина институтында зур теләк белән укый, ныклы белем ала. Курстагы иң яхшы студентларның берсе буларак, аңа коммуналь гигиена кафедрасында калырга да тәкъдим иткәннәр. Калган. Эчке "мин"ен эзләп, ординатор табиб тагын бер ел уйлап йөргән: кайсы белгечлеккә тукталырга? Ахырда, җанына якын юнәлешне сайлаган, һәм ул моңа бер дә үкенми. 

Илдар Гәрәев: «Психиатр булуга килгәндә, мин бу хакта хезмәттәшем Ләбибә Кәшиф кызы Халикова сүзләре белән әйтәсем килә: «Психиатриягә кешеләр билгеле бер һөнәри сынау аша килә. Кешенең кул-аяклары үз урынында булырга мөмкин, ләкин менә башы белән кыенлык булса... Алар күренми. Баш мие белән берәр нәрсә бар икән, ул сизелә. Һәм психиатр табибның күңелендә бер генә теләк: нәкъ менә шундый кешегә ихлас булышу. Ярдәм итә алсаң, ышаныгыз, бу синең дә шәхси сөенечеңә әверелә. Аңларсыз микән сез мине? Мин балалар белән эшлим. Психик үсеше үзенчәлекле балаларның сөйләме дә, фикерләве дә, хәтере дә зарарлана. Сәламәт сабый үсешкә омтыла, табигатьтән шулай килгән. Психик тайпылышлары булган балалар башкаларның барысына караганда да күбрәк игътибарга мохтаҗ. Үзенчәлекле баланың үсешендә уңай алга китеш күрәсең икән , бу бик зур кыйммәт булып тора».

Һәр балага — аерым мөнәсәбәт
Алабуга балалар сырхауханәсендә районнан барлыгы 29 мең бала, шуларның 500гә якыны — Илдар Гәрәевнең диспансер күзәтүендә. Бу балаларның бер өлеше инвалид статусы белән, ләкин эш саннарда түгел. Һәр балага аерым мөнәсәбәт кирәк. Кайчагында моны баланың әнисе дә булдыра алмый. Табиб Гәрәев үз пациентының йөрәгенә ачкыч таба белә. Фантастика! Шулай да Илдар Гәрәев өчен бу — чынбарлык. Табиб, ял вакытларында фантастика жанрындагы матур әдәбият укырга ярата, әмма ата-аналар өчен Михаил Буяновның «Балалар психиатриясе турында әңгәмәләр» дип аталган китабын укырга тәкъдим итә. Чын табиб сыйфатларына кагылсак, Илдар Гәрәев медицинада кешелеклелек һәм һөнәри осталык бергә килгәндә генә эшләп була дип саный. 

Рамил Сәфәров, Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы: «Без хезмәттәшебез, сәламәтлекне саклау ветераны Илдар Хәйдәр улы өчен бик шат. Ул — район хастаханәсендәге иң лаеклы табибларның берсе. Нинди генә кыенлыклар булмасын, һәрвакыт күңеле күтәренке, эш урынында. Илдар Хәйдәрович белән эшләве бик җайлы: ул югары дәрәҗәле белгеч, бар законнарны да белә, эшлекле киңәшләрен бирә. Илдар Гәрәев, һичшиксез, шундый мактаулы исемгә лаек дип саныйм».

Гөлназ Мөхәмәтова — балалар сырхауханәсе мөдире: «Илдар Хәйдәр улын хөрмәтлибез, тәҗрибәсенең һәм белеменең кадерен беләбез. Ул мондый дәрәҗәгә лаек! Минем өчен ул — зирәк остаз һәм җаваплы хезмәттәш. Миңа аның шундый төрле пациентлар белән уртак тел таба белүе ошый. Аның балалар мәнфәгатен һәм пациентларының озакка сузылган алга китешен истә тотып эшли белүенә баш иям. Бер мин генә түгел, башкалар да аның дөньяны киң күзаллавына гаҗәпләнә, ул шулкадәр дә күпне белә! Үз тәҗрибәсеннән чыгып, нинди генә тарихлар сөйләми! Мавыктыргыч итеп, бәя бирми генә! Арабызда тумышыннан булдыклы булган шундый табиб булуына мин бик куанам!»

Анна Кочнева — балалар сырхауханәсенең өлкән шәфкать туташы: «Безгә аннан өйрәнерлек нәрсәләр күп. Үзенә һәм тирә-юнендәгеләргә таләпчән ул. Һәр гозерне тыңлаучан. Бик мәрхәмәтле. Ике телдә дә дөрес итеп ничек сөйләшкәнен күрсәгез икән: русча да, татарча да. Тыңлап туймассың! Яше артуга карамастан, һәрвакыт бар эшкә дә җитешә. Ут кебек!»

Фото: АМР башлыгының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев