Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Алдынгы “КамАЗ” заводының беренче төзүчесе

Бүген сүзебез Татарстанның атказанган төзүчесе, СССРның энергетика отличнигы, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры, күп кенә медальләр иясе Роберт Вәлиев турында. Ул илнең иң эре предприятиеләренең берсе – “КамАЗ”ның беренче төзүчесе, аннары Алабуга трактор заводы (хәзерге “АлАЗ”) төзелешенә күп көч куйган, шунда озак еллар эшләгән кеше.

Роберт Гомәр улы Октябрь районы (хәзерге Нурлат районы) Киекле авылында туган. Мәктәптән соң Казан инженер-төзелеш институтына укырга керә, аннан соң аны Казаноргсинтезга эшкә җибәрәләр. Аннары ул армиядә хезмәт итә, кайткач мастер булып эшли һәм комсомол секретаре итеп сайлана. Шул ук вакытта аларның предприятиесе удар комсомол төзелеше турында игълан итә һәм Роберт Вәлиев аның штаб җитәкчесе була.

Эш бик кызыклы булды. Соңрак мине комсомол татар өлкә комитетына чакырдылар, мин анда удар комсомол төзелешләре секторы мөдире булдым. Ул вакытта Татарстанда Казаноргсинтез, Зәй Һәм Түбән Кама ГЭСы һәм башка шундый берничә төзелеш бар иде. Безнең бурыч – егетләрне төзелешкә чакырып, аларны эш белән тәэмин итү булды,дип сөйли ул.

Җыелышларның берсендә КамАЗ төзелеше турында мәгълүм булгач, шунда ук Яр Чаллы шәһәренә барырга була. Хезмәт урыныннан файдаланып, ул үз исеменә юллама яза һәм 15 сентябрьдә эшкә чыга.

Ул вакытта Чаллы якынча 13-15 мең халкы булган кечкенә шәһәрчек була. “КамАЗ” төзелеше башлану белән, торыр өчен йортлар җитмәү сәбәпле, кешеләр өчен торак төзелә башлый.

– Көн саен 20-30 кешене эшкә кабул итә идек. Кайберләрен күрше авылларга да урнаштырырга туры килде. Ул вакытта автобуслар юк, иртән аларны йөк машиналарында алып киләләр иде. Мондый вакытлар да булды. Кешеләр көн-төн эшләделәр дип әйтсәм, ялгыш булмас. Мәсәлән, бер йортны октябрь аенда төзи башладык, 28-30нчы декабрьдә йорт файдалануга тапшырылды. Андагы бөтен фатирлар – төзүчеләргә иде. Шуңа кеше тырышып, 15әр сәгать эшләде. Икенче мисал – панель йорт төзелеше. 5 декабрьдә аны монтажлау башланды, ә 31 декабрьдә яңа торакка күченү булды. Без бик күләмле эшләр башкардык, чөнки бу зур эшне тормышка ашыруда катнашыбыз барын тойдык.

Роберт Вәлиев әлеге заводны һәм Чаллы шәһәрен генә түгел, шәһәр яны территорияләрен төзү буенча да эш алып барган. Моннан кала, Минзәлә, Актаныш, Зәй кебек районнарда да.

1990 елның маенда ул “АлАЗ” җитештерү берләшмәсенең капиталь төзелеш буенча генераль директор урынбасары итеп, 1997 елның октябреннән генераль директорның беренче урынбасары итеп билгеләнә. Монда да эре объектларны төзү белән җитәкчелек итә.

Роберт Гомәр улы әйтүенчә, Татарстан нәкъ менә “АлАЗ”, “КамАЗ” кебек заводлар ярдәмендә алдынгы урыннарда бара. Шундый зур заводның барлыкка килүе Алабуга өчен дә әһәмиятле.

Хәзер ул лаеклы ялда, шуңа карамастан тик утырмый. Алабуга районы Ветераннар советының лекторлар төркеме әгъзалары белән бергә укучылар белән очрашалар, алар белән патриотик темаларга сөйләшәләр. Роберт Гомәр улы әйтүенчә, аңа бигрәк тә ничек жәмгыятькә файдалы шәхес булырга, булачак һөнәрне ничек сайларга дигән темаларга әңгәмәләр алып барырга ошый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев