Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Балалар табибы – үзенә бертөрле һөнәр

Шушы көннәрдә генә берьюлы ике юбилейны билгеләп үттеләр. Татарстан Республикасының атказанган табибы, Алабуга үзәк район хастаханәсенең балалар табибы Владимир Буряковка 60 яшь тулды. Балалар поликлиникасының күз табибы Розалия Гобәйдуллинаны 70 яшьлек юбилее белән котладылар.

Владимир Буряков үзенең хезмәт юлын 1982 елда башлаган. Әстерхан дәүләт медицина институтының педиатрия факультетын тәмамлагач, ул Алабугага интернатура үтәргә җибәрелә. Аны бетерүгә, участок педиатры вазифасына керешә. Владимир Анатолий улы гади балалар табибыннан педиатрия бүлеге мөдире һәм хәтта баш табибның балачак буенча урынбасары дәрәҗәсенә җитә. Әмма яшь үзенекен итә, ди Владимир Буряков, ул хәзер яңадан балалар табибы булып эшләвен дәвам итә. Котлау тантанасында катнашкан хезмәттәшләре аңа күп кенә җылы сүзләр һәм теләкләр җиткерде. Алабуга үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге юбилей иясенең “чәнечкеле” холкын да, һөнәри осталыгын да искә алды һәм Владимир Буряков алар белән бергә әле озак еллар эшләр дигән теләк белдерде. Юбиляр үзе бик тыйнак кеше булып чыкты.

Минем укытучыларым яхшы булды, – Галина Александровна Климова һәм Валентина Григорьевна Пичугова, нигез салучылар – алар. Беркайчан да бернидән дә курыкмадылар, барысын да үзләре башкардылар. Шундый чакны хәтерлим, бөтен хастаханәгә ике генә табиб иде, терапевт өчен дә, педиатр өчен дә эшләргә туры килде, ләкин без һәрвакыт бер-беребезгә булыша идек. Менә шулай, мин нигез салучы түгел, ә дәвамчы гына. Дөресен әйткәндә, зурлар белән эшләүгә караганда, балалар белән җиңелрәк. Әлбәттә, әгәр аларны яратсаң. Балаларны яратам мин, алар – иң рәхмәтле затлар. Шул ук олылардан аермалы буларак. Шулай итеп, мин бу һөнәрне сайлавыма үкенмим.

Язмабызның икенче герое да балаларны дәвалый. Офтальмолог Розалия Гобәйдуллинаның хезмәт еллары 48гә җиткән. Һәм бу әле чик түгел. Ул әле дә яшь буын алабугалыларның күзләре сәламәтлеге сагында. Лаеклы ялга китү турында уйламый да. Әйтүенә караганда, аңа балалар белән эшләве ошый, ул моңа бала чагыннан күнеккән, күрәсең.

– Мин ишле гаиләдән, язмыш шулай кушкандыр, сигез баланың иң өлкәне булып туганмын, шул рәвешле, яшьтән үк бала карарга туры килде. Бүген дә бу шөгылемне ташлый алмыйм. Тиз генә күз табибы булып китмәдем. Ерак яшьлегемдә терапевт та, педиатр да, хәтта хирург та булып эшләдем. Нәкъ менә офтальмология өлкәсе мине “эләктерде.”

Балалар поликлиникасында күз табибы булып Розалия Рафаэль кызы 1978 елдан эшли. Ул даими рәвештә Казан дәүләт медицина академиясендә “Офтальмология” белгечлеге буенча үзенең квалификациясен күтәрә.

– Хәзер мин стажлы белгеч инде, ә менә 1975 елда бер очрак булганы исемдә. Яшь, өлгер идем. Минздрав боерыгы чыкты – бар кешене трахомага тикшерергә (трахома – күзләрнең сукыраюына китерә торган йогышлы авыру – авт. иск.). Шушы чир таралган чак, 1960 елда ук аны җиңдек дип санала иде, югыйсә. Менә шул, тикшердем дә, трахомалы 25 укучы һәм ике өлкән кешене ачыкладым, мин шулай дип уйладым. Мөдир килде, ах-вах итте дә, барысын да чыгарды. Бу вируслы конъюнктивит икән. Әмма кыюлыгым белән кеше гомерен саклап калган да бар. Яныма бер әбине китерделәр, күп кан югалткан. Аны үгез сөзеп, мөгезләре белән яралаган. Хирургка алып барып җитешерлек түгел. Үзем әбигә 22 җөй салдым. Дөресен әйткәндә, үләр дидем. Ләкин ул үз аякларында кайтып китте.

Әйтергә кирәк, Розалия Гобәйдуллина башлангычы һәм аның турыдан-туры катнашы белән Алабугада балалар кылыйлыгын һәм амблиопияне дәвалау өчен бүлмә булдырылды, шулай ук күз күрүе бозылган сабыйлар өчен 26нчы балалар бакчасы махсуслаштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев