Билбау көрәше буенча Дөнья чемпионы һәм бронза иясе – алабугалылар
Билбау көрәшендә Дөнья чемпионы һәм бронза иясе – Алабуга спортчылары Ислам Фәләхов һәм Илнар Галимов Казанда булып үткән ярышларда янә җиңү яулады.
Билбау көрәше буенча Дөнья чемпионатында 40 илдән ике йөзгә якын спортчы катнашты. Россия данын ике команда яклады, анда Алабуга көрәшчеләре дә бар иде. Беренче көнне келәмгә Илнар Галимов чыкты, ә Ислам Фәләхов икенче көнне көрәште. Аларның тренеры Рим Кавиев билгеләп үткәнчә, егетләргә җиңел булмаган, алышулар бик киеренке булган.
Ислам Фәләхов
Бу исем Алабугада гына түгел, аннан читтә дә танылган. Сабан туендагы милли көрәшләрдә дә, күпсанлы ярышларда да ул даими катнаша.
− Дөнья чемпионаты – минем өчен иң мөһим ярыш булганга, аларга яхшылап әзерләндем. Финалда Төркмәнстан көрәшчесе белән очраштым. Аны бик көчле һәм лаеклы көндәш дип саныйм. Үз вакытында аңа бирешкәнем булды, шуңа күрә аны җиңәремә нык кына икеләндем. Төркмән көрәшчеләре келәмдә үзләрен ышанычлырак тоя, чөнки билбау көрәше – аларның милли спорт төре, − ди Ислам.
Шунысын да әйтергә кирәк, Ислам Фәләхов хәзер икеләтә Дөнья чемпионы булды. Беренче мәртәбә ул бу исемгә 2015 елда, аңа 17 яшь чакта лаек булган. Сөйләвенчә, баштарак күңеле ышанмаган, урамда танып интервьюлар ала башлагач кына, казанышын тулысынча тойган. Бу юлы җиңүдән соң ул үз бурычын үтәгәнлеген аңлаган.
− Көрәш белән беренче сыйныфтан шөгыльләнәм, секциягә мине әти-әнием алып килде. Мин тиктормас малай идем, һәм рәхәтләнеп йөрдем. Соңрак үзалдыма ниндидер максат куя башладым. Чынлыкта исә барлык җиңүләрем – әти-әнием казанышы, монда аларның роле гаять зур. Әнием минем җиңүләргә һәрчак шатлана, әти минем белән ярышларга бара. Ул янәшә булганда, үзеңне бөтенләй икенче төрле хис итәсең, синең өчен җан атучы барын күреп торасың. Тренер да һәрвакыт янда, теләктәшлек итә. Чемпионатта аларны нык дулкынландырган мизгелләр аз булмады, − дип искә ала Ислам.
Бүген Ислам Фәләхов башкалада химик-технолог булырга укый. Уку күп көчне ала, әмма ул күнегүләргә дә вакыт таба.
− Спорт үзтәртипкә, вакытыңны дөрес бүләргә ярдәм итә. Спортка сылтап, аның аркасында укуда уңышка ирешә алмыйм дияргә кирәкми, бу сәбәп түгел, − дип саный ул.
Илнар Галимов
Илнар Галимов – Исламнан өлкәнрәк, аңа караганда тәҗрибәлерәк спортчы.
− Башта мин грек-рим көрәше белән шөгыльләнә башладым. Нәтиҗәләрем начар түгел иде, Идел буена җиттем, аннан әкренләп милли көрәшкә һәм билбау көрәшенә күчтем, чөнки спортның бу төрләре алдынгырак, − ди ул.
Спортчы сүзләренә караганда, спортның бер төреннән икенчесенә күчү катлаулы булмаган, алар бер-берсеннән нык аерылып тормый – нигезе бер үк.
− Дөнья чемпионатында җиңел булмады, ләкин хәзерлек яхшы нәтиҗә күрсәтергә мөмкинлек бирде. Минем авырлыкта 9 кеше чыгыш ясады. Өч тапкыр көрәштем, хата җибәрдем һәм Казахстан көрәшчесен үткәрдем. Минем карашымча, Россия чемпионаты Дөнья чемпионатына караганда, күпкә катлаулырак. Кавказ спортчылары белән көрәшүе бик авыр. Максатым Россия чемпионатын үтү иде, мин моңа ирештем, әмма халыкара ярышларда өченче урын сөенечле, − дип фикерләрен уртаклаша Илнар.
Спортчыларның казанышында, әлбәттә, тренерлар махсус роль уйный. Илнар Галимов балачакта үзен өйрәткән Булат Мөбәрәкҗановны зур ихтирам белән искә ала.
− Ул, мин бирешмәсен өчен, минем холкымны тәрбияләде, Рим Кавиевта кирәкле тәҗрибә алдым һәм ысулларны яхшырттым, − ди ул.
Илнарның гаиләсе бар, шуңа күрә аңа якыннарын кайгырту, эшләү белән бергә спорт белән дә шөгыльләнү бик гади нәрсә түгел.
− Теләк бар икән, барына да вакыт табарга була, − ди ул.
Рим Кавиев:
− Ярышларга әзерләнгән чакта, коллективның, директорның, җитәкче урынбасарының хуплавы һәм ышанычы бик әһәмиятле. Сиңа ышанмасалар, ничек спортчылар әзерләргә кирәк? Шөгыльләнүгә шартлар булу да мөһим – алар бездә бар. Атнасына 5 көн күнегергә һәм аннары бассейнда бушлай йөзеп килергә яисә җиңел атлетика манежында йөгереп алырга мөмкин, чөнки келәмдә көрәшеп кенә һәм гомумфизик хәзерлеккә игътибар бирми булмый, Күп нәрсә тренерның квалификациясеннән дә тора. Даими үсәргә, күнегүләр барышында яңа ысуллар кулланырга, башка спортчылардан нинди дә булса алымнар алырга кирәк. Халыкара ярышлар алдыннан тәрбияләнүчеләремә һәрвакыт дулкынланмагыз, мин сезне нәрсәгә өйрәттем, шуны эшләгез, дип әйтәм, чөнки алар көндәшләрен дә, аларның алымнарын да белми.
Илнар белән Исламны мин кечкенәдән өйрәтәм. Аларның беренче тапкыр минем янга килүләре истә. Ислам бәләкәй генә бөдрә малай иде. Беренче көннәрдән үк, ул олырак балалар белән шөгыльләнергә теләде. Аның холкы башбирмәс. Дөнья чемпионатына 19 көн кала булган республика ярышларында мин аннан көчен саклавын сорадым, әмма аның беркемнән дә җиңдерәсе килмәде. Илнар – хезмәт сөючән һәм максатка омтылучан егет. Элегрәк ул грек-рим көрәше белән шөгыльләнгән иде, 13 яшендә тулысынча милли көрәшкә күчте. Зурлар арасында аның нәтиҗңләре бик яхшы.
Егетләр булдыра!
ВСТАВКА
Алабуга көрәшчеләре һәм аларның теренеры әйтүенчә, алар район җитәкчелеге тарафыннан зур ярдәм ала. Россия чемпионатында яисә Дөнья чемпионатында җиңгән өчен спортчылар Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов исемендәге стипендиясенә лаек – бу исә шундый дәрәҗәдәге ярышларда безнең шәһәр-район данын яклап көрәшү һәм оту өчен өстәмә этәргеч булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев