Алабуга нуры

Быел да бүләкле

Алабугалы Рафис Заһидуллин “ТАТМЕДИА” АҖнең даими рәвештә газета алдыручылары арасында бүләк иясе булды.

Рафис Заһидуллинны җәмгыять басмаларына иң актив язылучыларның берсе буларак билгеләп үттеләр.

Рафис Әскәр улы үз бүләген редакциядә алды. Аны безнең укучыбызга тапшыру икеләтә күңелле булды, чөнки Рафис Заһидуллин бездә еш кунак була. Безнең редакциягә килеп, ул үзенең китапларын күрсәтә, яңалыклар белән уртаклаша. Ул “ТАТМЕДИА” АҖ тарафыннан үткәрелгән бүләк уйнатуда ел саен катнаша. Бу юлы да, безгә килеп, ул җиңүе турындагы яхшы хәбәр өчен рәхмәт белдерде. Ә без даими укучыбызны җиңү белән котлыйбыз.

Сүз уңаеннан, “ТАТМЕДИА” АҖ тарафыннан үткәрелгән бүләк уйнатуда катнашучылар арасында Татарстанның төрле почмакларыннан җиңүчеләр бар. Төп приз – телевизорга Әтнә районы кешесе лаек булды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: