Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Чаллы табибы юлда йөрәге туктаган ир-атны коткарган

Алинә Махиянова шәһәр сугыш ветераннары госпиталендә реаниматолог булып эшли

Чаллы табибы табибы Алинә Махиянова трассада автобус торуын, янындагы кешеләрнең кул болгап ашыгыч ярдәм машинасын туктатуларын күреп ала. Юлда бер ир-атның хәле киткән — кисәк кенә йөрәге туктаган. Аңа туганы ярдәм итәргә тырышкан — ясалма сулыш алдырган, йөрәгенә массаж ясаган. Ир-ат сулыш алмаган, пульсы да булмаган.

Табибә реанимация үткәрә башлагач, 5 минуттан ир-атның йөрәге эшләп киткән. Пациентны тиз арада ашыгыч ярдәм машинасына күчереп, якындагы Мамадыш хастаханәсенә илткәннәр. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасының сайтында хәбәр ителә.

Юлында кирәкле җиһазлары булган тәҗрибәле табибны очраткан ир-ат хәзерге вакытта үзен яхшы хис итә, шушы көннәрдә аны өенә чыгарганнар.

Алинә Махиянова шәһәр сугыш ветераннары госпиталендә реаниматолог булып эшли. Аның ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең санавиация йөртүчесе Алексей Михеев белән Казаннан кайтып килгән вакыты була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев