Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Данис Зарипов: “Гагарин Кубогында биш җиңү – минем өчен чик түгел!”

Күптән түгел “Ак Барс” хоккей клубының тренерлар штабы быелгы 2019/2020 ел сезонында команда капитаны ролен Данис Зариповка ышанып тапшыруы билгеле булды.

Алабуга өчен бу бик мөһим вакыйга, чөнки әлеге хоккейчының исеме безнең район белән тыгыз бәйләнгән. Россиянең иң титуллы хоккейчыларының берсе Чиләбедә тууына карамастан, балачагын ул Алабуга районының Татар Дөм-Дөме авылында үткәргән. Туганнары белән күрешер өчен ул әле дә вакыт-вакыт туган якларына кайта. Нәкъ менә шуның аркасында күп тапкырлар җирле хоккей җанатарларының КХЛның төп трофеена – Гагарин Кубогына кагылу һәм үз кумирлары белән аралашу мөмкинлеге булды. “Новая Кама” газетасы хәбәрчесе Гагарин Кубогының биш тапкыр ия булган кеше белән (җиңел булмаганын таныйм) элемтәгә кереп, Данис Зариповны капитан вазыйфасына билгеләнүе белән шәхсән котлый алды.

– Хәерле көн, Данис Зиннур улы. Интервью башыннан ук шәһәр халкы исеменнән Сезне яңа сезонда команда капитаны роленә билгеләнүегез белән котлыйм. Сез ничек уйлыйсыз, яңа тренер сайлауга нәрсә йогынты ясады икән? Бүгенге көндә сез – хоккей клубның иң титуллы һәм тәҗрибәле хоккейчыларының берсе? Әллә тагын берәр нәрсәме?

– Асылда, минем сайлауга бернинди катнашым юк. Бу карар клуб җитәкчелеге һәм, әлбәттә инде, республика җитәкчелеге тарафыннан гына кабул ителде. Алар минем кандидатураны үзләре сайлады.

Без яңа тренер турында сөйләшкәнбез икән, шуны сорыйсым килә: күп санлы интервьюларында Дмитрий Квартальнов яңа сезонда ставканың тагын да активрак, агрессиврак хоккейга ясалачагын берничә тапкыр гына әйтмәде. Бу шулаймы?

– Әйе, без сезон алды күнегүләрдән бу тактиканы өйрәнә һәм практикалаштыра башладык. Хәзер тагын да активрак хоккей уйныйбыз, качып утырмыйбыз, ә мәйданчыкта барысы да безнең диктовка астында булсын өчен эшлибез.

– Сезон башланды. Өч уенның икесендә җиңү яуладыгыз. Сезон стартын “Ак Барс” өчен уңышлы дип санарга мөмкинме?

– Өч уенның икесендә җиңүнең бернинди начар ягын күрмим. Өстәвенә, башка җирдә уйнау һәрвакыт авыррак. Бу яхшы нәтиҗә. Әлбәттә, бу чемпионатның башы, беренче уеннар. Әмма сорау нәкъ шулай яңгырый икән, бу – команда өчен лаеклы нәтиҗә дип саныйм. Без барыбыз да чемпионатның беренче уеннардан түгел, яртысыннан да түгел, ә 60 уеннан гыйбарәт булуын яхшы беләбез, һәм төп бурыч – барлык 60 уеннарны да бер дәрәҗәдә уздыру, таблицада иң югары урынны саклап калу, плей-оффка тулы ышаныч белән чыгу.

− Сезон башланганда “Ак Барс”ка өч төрдәге: европаныкында, фин һәм канада мәйданчыгында уйнарга туры килде. Сезнең фикерегезчә, уен өчен кайсы мәйданчыклар кулайрак?

− Әлегә бернәрсә дә аңламадык, чынлап әйткәндә, берәр уен гына булды. Мәсәлән, канаданыкында урын аз, бөтенесе тиз-тиз. Хоккей шуның белән кызыклы да, ләкин комбинацияләр күпкә азрак.

Белүебезчә, сезон арасында еш кына клублар составы үзгәрә. “Ак Барс”ка кагылышлы булганнары турында ни диярсез?

Дөресен генә әйткәндә, моңа аңлатма биреп торасы килми, бу безнең хокукта түгел, карарларны клуб җитәкчелеге, генераль менеджер кабул итә, ягъни алар команда уенчыларын күзәтә, карый, кемне калдырырга, кемне алыштырырга икәнен хәл итә. Бу аларның эше.

− Хоккей турында сүз барганда, капкачылар хакында әйтми мөмкин түгел, голкипер, билгеле булганча, ярты команда бит. Мин беләм, җанатарларның күбесе өчен Влад Подьяпольскийның китүе кызганыч. Шуны беләсе килә: яңа капкачыларыбыз – Адам Рейдеборн һәм Тимур Билялов турында нәрсә уйлыйсыз? Адам Рейднеборн, беренче уеннар буенча карасак, чынлап тәэсир калдыра.

− Өч уен гына үтте, нәтиҗә чыгарырга иртә әле. Барыбыз да бик яхшы белә: иң яхшы капкачылар үзләрен плей-оффта күрсәтә, һәм сезон буена. Ләкин әлегә өч уен йомгаклары буенча Адам үзен яхшы күрсәтте. Ул шулай дәвам итәр дип өметләник. Һәм, әлбәттә инде Тимур Биляловка да, җәрәхәттән соң тернәкләнеп килүче Эмиль Гариповка да ышанабыз. Алар Адамга яхшы көндәшләр булыр дип уйлыйм. Шулардан кайсыдыр беренче номерлы булачак.

− Сездә, “Ак барс”та, атнаның иң яхшы уенчысына түбәтәй тапшыра торган яңа йола тарала баруын беләм. Бу гаҗәеп чараны кем башлап җибәрде?

− Бу сорау миңа түгелдер, мөгаен. Мин моңа катнашмадым. Фикерләр бар иде югыйсә.

Белгәнебезчә, нәкъ менә сезнең аркада Гагарин Кубогын татар Кубогы дип атадылар. Әйтегез әле, Гагарин Кубогында биш Җиңү – чик түгелме?

− Әлбәттә инде, чик түгел. Әмма барысы да командадан торачак, үзебезне плей-оффта ничек тотарбыз. Шулай итеп, эшләячәкбез, кубокны Ватанга, татарга кайтарырга тырышачакбыз (көлә).

Ахырда алабугалы җанатарларыгыз исеменнән соравым бар. Сезне тагын кайчан кунакка көтәргә, быел җәй туган ягыгызга, Дөм-Дөм авылына кайта алмадыгыз бит?

Зур рәхмәт, беләм, анда мине бик күпләр көтә, беренче чиратта туган-тумача. Кызганыч, быелгы җәйдә кайтып булмады, ниндидер тыгыз җәй килеп чыкты. Киләсесендә кайтырмын дип өметләнәм.

Әңгәмә өчен рәхмәт.

Дөм-Дөмнең бар кешесенә сәлам тапшырыгыз.

Максим ХОХРЕВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев