Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Илледән узу да киртә түгел, яки Алабуга кешесе ничек МХОга киткән

Алабугалы Александр Николаев яраларыннан тернәкләнеп килә. Үткән елның көзендә ул махсус хәрби операция урынына хезмәткә алынган.

− Өлешчә мобилизациягә кадәр үк военкоматка йөрдем, хезмәткә китәргә теләдем, ләкин башта мине яшем аркасында алмадылар, − ди Александр Николаев. 

Александр Филимонович 50 яшен күптән узган инде. Күпләр аның кебекләр көрәшкә ашкынып тормый дип уйларга мөмкин, тик безнең якташ андый түгел. Мөмкинлек булуга, ул өйрәнү үтеп, фронтка китә. 

− Яшь егетләргә рухи яктан булышасым килде, − ди ул.

Һәм ул аларга өлкән иптәш булган да. Зирәклеге һәм тәҗрибәсе көрәшчеләрнең күңелен күтәрергә дә, кызып китүчәннәрен тынычландырырга да ярдәм итә. Александр Николаев үз вакытында 1нче мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын укыткан. 

Хәрби бурычларның берсендә ул яралана. Сөйләвенчә, госпитальгә барып җитәргә Аллах насыйп иткән. Аларның кечкенә генә отрядында носилкалар юк, шуңа күрә яралы Александрны сугышчан иптәшләре җан көченә өстери. Шул чагында кырда каяндыр носилка да табыла, ике разведчик һәм җәяүлеләрнең хәрби машинасы килеп чыга. 

− Анда тагын бер-ике көнгә калдырган булсалар, терелмәгән булыр идем. Техника торган авылга эвакуацияли алмадылар. Тоташ аталар иде. Мине алып килгәнче, машинага соңга калдык. Медбрат башына ябышты: мине артка алып китеп булмый бит инде, алга да китәрлек түгел. Аннары чын могҗиза булды. Күрше бригада комбригы безгә булышты, медсанчастька илтеп җиткерде. Иң гаҗәбе — комбриг ике атнага бер генә килә торган иде. Ул машинага без иң соңгы мизгелдә өлгердек. Россиягә алып кайтулары белән, мин исән калганлыгымны аңладым, − ди Александр Николаев.

Хәзер үзенең бәхетле булуына аның иманы камил. 

Тернәкләнгән вакытта, Александр Николаев иптәшләрен онытмый, алар өчен гуманитар ярдәм җыя, күптән түгел генә дуслары белән автомобиль сатып алган, ул машинаны, яралыларны ташу өчен, махсус хәрби операция урынына җибәргәннәр. Моның өчен аңа ул тормышын саклап калган медбрат рәхмәт әйтергә һәм хәлен белергә Алабугага килгән. 

− Кешеләр җыйган бар нәрсә дә кирәк. Челтәрләр, мичләр, носилкалар, окоп шәмнәре чынлап та егетләрнең тормышларын саклап кала, − ди ул. 

Александр Филимонович хәрби табиблар комиссиясенең карарын көтә. Алга таба да хезмәтен дәвам итәргә рөхсәт булса, ул һичшиксез яңадан сафка басар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев