Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Күңелле мизгелләр

Узган атнада 34нче “Салават күпере” балалар бакчасында һәр елны уздырыла торган көтеп алынган “Мисс Дюймовочка” муниципаль конкурсның беренче сайлап алу туры узды.

Биредә  7 балалар  бакчасыннан, төгәлрәк әйткәндә 5 нче “Гномик”, 36 нчы “Искорка”, 30нчы “Көлемсәр”, 32 нче “Садко”, 24 нче “Росинка”, 38 нче “Алтын ачкыч”  һәм 6 нчы “Башаккай”  балалар  бакчаларыннан  иң  оста кызчыклар  үзләренең  талантларын күрсәттеләр.  Кечкенә  чибәрләргә  ярдәм  итәргә   бакчадагы  дуслары  гына  түгел,  нәниләрнең  әти-әниләре,  әбиләре  һәм  апа-абыйлары да  бар  эшләрен  калдырып  чыгыш  ясарга  килде.  Конкурс  3  биремнән  торды:  беренче биремдә   кызчыклар  үзләре  белән  таныштырды.  Музыка  залына  үзйөрешле машина белән дә, тәгәрмәчтәге чәчәк эчендә дә, күбәләк  кебек  очып  кергән  кызларга да сокланмый  мөмкин  түгел  иде. Икенче биремдә  исә,  балалар  җыр,  бию  һәм нәфис сүз аша  үзләренең  талантларын   күрсәтте.  Бәйгенең  бу  өлеше  болындагы  чәчәк  аланын  хәтерләтте. Төрле-төрле  бөҗәкләр, бал  кортлары  булып  киенгән  балалар  очып-очып  биегәндә,  ирексездән  җәйгә  әйләнеп кайткан  кебек  булдык.  Шушында  ук  Алабуганың  дөнья  күләмендә  уза  торган  данлыклы  Спас  ярминкәсе  дә  театральләштерелеп  күрсәтелде. Өченче турда  кызлар  үзләрен  әкият  геройлары  ролендә  күрсәттеләр.

Конкурсның  хөкемдарлары  исә  берсеннән-берсе  оста  кызчыкларның талантларын  югары  дәрәҗәдә  бәяләделәр  һәм  барлык  конкурсант  кызларны  да  зур  сәхнәдә  чыгыш  ясарга  лаеклы  дип  таптылар.  Алга  таба  конкурста катнашучы  5  кызчык  шәһәр  мәдәният  йортында  “Мисс Дюймовочка” титулына  ия  булу  өчен  көрәшләрен  дәвам  итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев