КФУның Алабуга институты профессоры Инга Маслова «Тикшеренүче стажировкалары» конкурсының дүртенче циклында җиңүче булды
Конкурсның максаты: филантропия өлкәсендә фәнни һәм кулланма мәсьәләләрне өйрәнүдә сәләтле тикшеренүчеләр һәм практикларга булышу.
КФУның Алабуга институты профессоры Инга Маслова быел Владимир Потанинның Хәйрия фонды «Филантропия үсеше үзәге» программасы буенча «Тикшеренүче стажировкалары» конкурсының дүртенче циклында җиңүче булды. Конкурсның максаты: филантропия өлкәсендә фәнни һәм кулланма мәсьәләләрне өйрәнүдә сәләтле тикшеренүчеләр һәм практикларга булышу. Инга Владимировна «Хәйрия эшчәнлеген оештыру рәвеше буларак максатчан капитал: революциягә кадәр һәм хәзерге Россиядә уңышлы гамәлләрнең чагыштырма анализы» темасы буенча тикшеренү үткәрә, стажировкасының фәнни нәтиҗәсе дә шуның буенча булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев