Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Хыялын канат итеп

Табигать йокыдан уянган бер мәлдә, гүзәл Морт якларында дөньяга килгән Зөлфирә Тихомирова кечкенәдән үк укытучы булырга хыялланган.

1956 елның 22 маенда туган Зөлфирә Габделнур кызы 1978 елда Ульяновскта педагогия институтын, 1988 елда шундый ук институтны Казанда тәмамлый. Морт мәктәбендә ул 2003 елдан бирле эшли, биредә балаларга рус теле һәм әдәбияты укыта, инглиз теле дәресләреннән белем бирә.
Зөлфирәнең тормышы туган авылы, туган мәктәбе белән бәйле. Бәләкәйдән үк мөгаллимлек эшен якын күргәнгә, язмышын яшь буынны тәрбияләүгә багышлый ул. Балаларның тормышка яраклы кешеләр булып чыгуын, шушы җирдә, шушы авылда өлкән буыннардан килгән рухи мирасны, тормыш итү тәҗрибәсен яшьләргә тапшыруны иң алгы планга куя. Бүгенге катлаулы заманда югалып калмас өчен, һәркемгә белемле дә, көчле рухлы да булырга кирәк. Шуңа күрә дә һәр укучының сәләтен, үзенчәлекләрен исәпкә алып, Зөлфирә Габделнур кызы тормышта аларны үз юлларын табарга өйрәтә.
Хәзерге вакытта Зөлфирә Габделнур кызы, укытучы буларак, зур күрсәткечләргә ирешкән шәхес, югары категорияле мөгаллим, «Россия Федерациясенең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре» дигән мактаулы исем иясе. Рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганда, аның укучылары иң яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Муниципаль һәм республика олимпиадаларында да ул укыткан балалар алдынгы урыннарны яуладылар. Шунысы куанычлы, безнең мәктәпне тәмамлаучылар, кайда гына эшләсәләр дә, үз хезмәтләрендә ихтирам-хөрмәт казана. Зөлфирә Габделнур кызы кебек ихлас рәвештә авыр хезмәтенә бирелгән мөгаллимнәр хисабына мәктәбебез бүген дә киләчәккә ышанычлы адымнар белән атлый. 
Зөлфирә Тихомирова — тирән белемле, һөнәри осталыгы белән хөрмәт казанган укытучы. Ул укучыларны үз балаларыдай ярата. Шушы көннәрдә мөхтәрәм укытучы, яраткан хезмәттәшебез үзенең олуг гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Киләчәге җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын аның, гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәсен! Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзебез һәрвакыт аяз булсын. 
Морт мәктәбе укытучылары, укучылары һәм әти-әниләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев