Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Күрмәүче алабугалы теннис белән ничек шөгыльләнә

Алабугалы Евгений Дьяковка шоудаун – күрмәүчеләр өчен өстәл теннисы буенча спорт мастеры кандидаты исеме бирелде.

Шәһәребездә бу спорт төре күпләргә таныш түгел. Аның белән җитди шөгыльләнүчеләр нибары берничә кеше, шул исәптән Евгений.

– Шоудаун белән мавыгуым моннан өч ел элек, Чистайга барып кайтканнан соң башланды. Нәкъ менә анда спортның бу төре белән таныштык, уйнарга өйрәндек. Аннары махсус өстәл сатып алдык һәм инде Алабугада шөгыльләнә башладык, – дип сөйли алабугалы.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге спорт төрендә бөтенләй күрмәүче кешеләр генә уйный. Әгәр ниндидер дәрәҗәдә күрү сәләте сакланган булса, һәркемнең мөмкинлекләре тигез булсын өчен, берни күренмәслек махсус күзлек кидертәләр. Уенда кулланыла торган тупның махсус тавышы бар, без әлеге тавышны ишетеп уйныйбыз. Өстәл гадәти теннис өстәле кебек үк, тик уртасында каплавы бар, уен шул каплау астында бара. Өстәлнең һәр читендә үзенә күрә бер “оя” бар, шунда эләгергә кирәк. Уенда махсус ракеткалар кулланыла. Бу уен аэрохоккейга охшаган дип тә әйтәләр, – ди Евгений.

Шоудаун белән ул эштән буш вакытта шөгыльләнә, ә хатыны Светлана бу эштә аның алыштыргысыз ярдәмчесе. Ул аның үзенчәлекле тренеры дияргә дә була.

– Минем үземә дә ошый. Ярышларны карау бик кызык. Уен барышын күзәтәм, кайбер вакытта иремә киңәшләр дә бирәм, – ди Светлана һәм үзенең дә бервакыт шоудаун белән шөгыльләнеп каравы турында сөйли. – Мин моны күбрәк кызык өчен, уенның серләренә төшенеп бетү максатыннан эшләдем, чөнки Алабугада бу спорт төре буенча профессиональ тренер юк, шуңа күрә чыгу юлларын эзләп табарга туры килә.

Хәзерге вакытта Евгений киләсе айда Казанда узачак мәдәни-спорт фестиваленә әзерләнә һәм моннан тыш, быел сукырлар өчен өстәл теннисы буенча Россия чемпионатында беренче урынны алырга өметләнә, тик аның әйтүенчә, моның өчен ныклы әзерлек кирәк.

– Узган елгы Россия чемпионаты миңа бик ошады. Көндәшләр җитди иде.

Татарстанда уйнау яки күрше төбәкләргә иптәшләрчә уеннарга бару бер нәрсә, ә Чемпионатта командаларның иң көчлеләре җыела, алар белән көрәшү җиңелләрдән түгел, − ди Евгений Дьяков.

 

Белешмә

Шоудаун − күзләре күрмәүче кешеләр өчен уйлап табылган, өстәл теннисы һәм аэрохоккей элементларын берләштерә торган уен. Яңа спорт төре 1960нчы елда барлыкка килгән дип санала, нәкъ менә шул чакта канадалылар Джо Льюис һәм Патрик Йорк сукыр кешеләр үзләре уйный алырлык уен уйлап таба. Алар әлеге спорт төренең кагыйдәләрен яза һәм кирәкле җиһазлар эшләп чыгара. Шоудаунның беренче халыкара уңышы – 1980 елгы Паралимпия уеннары вакытында Нидерланд илендәге Арнем шәһәрендә рекреацион спорт төре буларак тәүге чыгышы. Шул вакыттан бирле ул күңел ачу өчен һәр Олимпия уеннарында кулланыла.  Хәзерге вакытта бу спорт төре белән Европада, Азиядә, Африкада, Төньяк һәм Көньяк Америкада да шөгыльләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев