Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Кыш көне кошларны ашатыйк!

Күптән түгел “Түбән Кама” милли паркы “Кыш көне кошларны ашатыйк – 2017” табигатьне саклау акциясе уңаеннан, “Иң яхшы җимлек” региональ конкурсын үткәрде.

Бу конкурста 34нче “Салават күпере” балалар бакчасы hәрвакыттагыча бик актив катнашты. Безнең балалар дипломнарга лаек булдылар:

Камилә Диярова, 13нче төркем   I дәрәҗәле диплом, тәрбиячеләре Гөлшат Миркасыймова, Лилия Шәрифуллина;

Азалия Насыйбуллина, 1 нче төркем – I дәрәҗәле диплом, тәрбиячеләре Ләйсирә Сираева, Айгөл Холодилова;

Марат Хәмидуллин, 4нче төркем – III дәрәҗәле диплом, тәрбиячеләр Миләүшә Гаязова, Резеда Хәмидуллина.

Конкурс шуның белән генә тәмамланмады. Балалар алып килгән җимлекләр күп булу сәбәпле, без конкурсны бакчакүләм дә үткәрергә булдык. Тәрбиячеләр үзләренең төркемнәрендә  “Кыш көне кошларны ашатыйк” темасына ачык шөгыльләр үткәрделәр. Балалар җимлекләргә җим салып, бакча территориясендәге агачларга үзләренең җимлекләрен элеп куйдылар. Бу эш, балалар өчен, тагын бер кызыксындыру чарасы hәм кошларга карата сак караш тәрбияләү булып тора, дип уйлыйм. Саф hавага чыккан саен, балалар кышлаучы кошларны күзәтәләр, аларга җим салалар.

Әлеге чара тәрбиячеләрнең, балаларның hәм әти-әниләрнең зур  хезмәте булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X