Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

МХО батыры Алабуга юлларында тәртип саклый

Ул «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

Махсус хәрби операциядә катнашкан 22 яшьлек Адель Зәйнуллин «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Бүген егет Алабуга дәүләт юл инспекторлары сафында.

− 2020 елда мин контракт буенча хезмәткә киттем. 2022 елны каршылагач, безгә командировка игълан иттеләр. Аңа кадәр өйрәтүләрдә булып алганга, без инде барына да әзер идек, − ди ул.

Нәкъ менә аңа һәм аның хезмәттәшләренә Донбассны азат итә башларга, Россия куркынычсызлыгын тәэмин итәргә туры килә. Егетләр окопларда тора, үзләре белән алынган ашамлык белән тукланалар. Ризыкны саклап тоталар, аларга хәтле китереп җиткерә алмауларын аңлыйлар.

Адель сөйләвенчә, командирлары яхшы булган, алар көрәшчеләренә булышып, аларны хуплап торган, шуңа күрә, яшь булсалар да, курку дигән нәрсә булмаган. Кирәк булганда, иң куясыларын һәрберсе белеп торган. Янәшәдә снаряд шартлаганда гына, тынычлык югалган мизгел булып ала.
Егетнең махсус хәрби операция барган урында булуы турында аның тормыш иптәше һәм абыйсы гына белгән. Әнисенә башта әйтеп тормаганнар, ләкин улы яраланганнан соң, ул бу турыда белеп ала. Киев өлкәсендә артиллерия һөҗүме вакытында, мартның 14ендә җәрәхәт ала Адель.

− Әни бу хәбәрне ничек кабул иткәндер, белмим. Ул мине исән күрүенә бик шат. Кулым гына яраланган икәненә озак ышанмады. Видео буенча шалтыраткач кына тынычланды, − дип сөйли ул.

Тернәкләнү шактый озакка бара — биш ай дәвам итә. Шуннан соң ул тыныч тормышка кайта һәм Мамадыштан Алабугага күчеп килә. Хәзер ул хатыны һәм бер яшьлек кызы белән биредә яши. Шул ук вакытта, хәрби хезмәттәшләре белән дә арасын өзми.

− Егетләрнең кәефләре ярыйсы. Баштагыга караганда, хәл күпкә җиңеләйде, диләр. Кирәк булса, әлбәттә, мин яңадан көрәш кырына китәчәкмен, − дип белдерде Адель Зәйнуллин.

Ул үзен герой дип санамый, шуңа да бүләге хакында сөйләргә яратмый. Безнең белән әңгәмәгә дә аны хезмәттәше күндерде. Медаль исә аның кием шкафындагы формасына беркетелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев