Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Путин Татарстан хәрбие Рәсим Баксиковка Россия Герое йолдызын тапшырды

Рәсим Баксиковка махсус хәрби операция вакытында батырлык, кыюлык һәм фидакярлек күрсәткәннәре өчен РФ Герое исеме бирелде.

Курск сугышында җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантаналы кичәдә РФ Президенты Владимир Путин Украина Кораллы көчләре колоннасын туктаткан легендар танк экипажына Россия Геройлары йолдызларын тапшырды, дип яза «Татар-информ».

РФ Президенты указы белән Рәсим Баксиков, Александр Леваков, Филипп Евсеев һәм Алексей Неустроевка махсус хәрби операция вакытында батырлык, кыюлык һәм фидакярлек күрсәткәннәре өчен РФ Герое исеме бирелде.

Взвод исеменнән Неустроев Югары Башкомандующийга рәхмәт белдерде.

«Безнең частьнең танкистлары сезгә, иптәш Югары Башкомандующий, шушы сүзләрне тапшырырга кушты: куелган барлык бурычларны алга таба да намус белән үтәячәкбез. Һәм туган илебезне саклау өчен барысын да эшләячәкбез», — диде ул бүләк тапшырган вакытта.

РФ Саклану министрлыгында хәбәр итүләренчә, составында Татарстан хәрби Рәсим Баксиков та булган танк экипажы әгъзалары (алар Запорожье юнәлешендә дошман һөҗүмен кире кайтарды) РФ саклану министры тарафыннан Россия Геройлары исеменә тәкъдим ителде.

Фото: kremlin. ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев