Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Шундыйларга авыл таяна

Бүген авылларның киләчәге өчен үзе шунда туып-үскән, гаилә корган, балалар үстергән кешедән дә ныграк борчылучы бармы икән?

Соңгы елларда авыллар зур үзгәрешләр кичерә: күмәк хуҗалыклар таркалды, авыллар картая. Шөкер, җан-фәрман тырышлыгын куеп, ничек тә авылны саклап калырга тырышучылар да бар.
Бүгенге сүзебез шундый тынгысыз җаннарның берсе — Морт авыл җирлеге башлыгы Фаиз Закиров турында. Авыл белән идарә итү — зур гаилә башлыгы булу белән бер: әле монда бер мәсьәлә килеп туа, әле икенче яктан бер җитешсезлек чыга. Барысын да вакытында хәл итеп, иң дөрес карар кабул итәргә кирәк. Моннан тыш, зур гаиләнең үз традицияләрен булдырырга, дус-тату, имин, бер-берсен аңлап, тату яшәсен өчен җиң сызганып эшләргә кирәк. Бу эшләрнең ни кадәр катлаулы-четерекле булуын, никадәр рухи көч таләп итүен үзе шул вазифаны башкарган кеше генә беләдер.
Морт авылы — гомер-гомергә бай, җитеш, алдынгы карашлы авыл булып саналды. Һәрхәлдә мондый авылның халкы да, җитәкчесе дә нәкъ шундый — белемле, туры сүзле, намуслы, гадел. Авылга килеп керүгә, монда йорт җанлы хуҗа барлыгы сизелеп тора. 
Фаиз Закиров 1961 елның 13 сентябрендә Җәүхәр һәм Фәйзрахман Закировлар гаиләсендә дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга институтының технология факультетына юл тота. Институтны уңышлы тәмамлап, Зәй районындагы Федотово авылына эшкә юллама ала. Шунда үзенең мәхәббәте, шундый ук юллама белән мәктәпкә эшкә килгән Актаныш районы Гәрәй авылы кызы Әлфинурны очратып, тормыш кора. Шунда уллары Рамис, соңрак Рәзил туа. Берникадәр вакыттан Фаиз Фәйзрахман улы эш күрсәтеп, тәҗрибә туплап, мәктәп директоры итеп билгеләнә, тырыш хезмәте өчен «Мәгариф отличнигы» исеме ала, соңрак туган авылы Мортка әйләнеп кайта.
Биредә хезмәтнең иң җитдие көтә аны. 1997 елдан Фаиз Фәйзрахман улы җирле үзидарә советында эшли. Тиз арада хезмәттәшләре арасында хөрмәт казанып, районда авыл җирлекләре башлыклары Советы рәисе итеп сайлана. Тормыш иптәше Әлфинур — Морт мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы, «Татарстан Республикасының мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән мактаулы мөгаллим. Хәзерге вакытта уллары Рамис һәм Рәзил тормышта үз юлларын табып, гаилә төзеп, балалар үстерә.
Авылларда заман җилләре шаукымында зур үзгәреш барган чорда җитәкчелек итү җиңел түгел. Зур авылда — зур гаиләдәге кебек — проблемалар күп: әле клуб төзисе бар, мәктәпкә ремонт кирәк, әле су торбасы тишелә, юлларны карарга, кышын карын чистартырга, күперне төзекләндерергә һәм башкалар. Барысын да үз вакытында эшләргә, акчасын табарга, документларын юнәтергә кирәк. Моннан тыш, авыл халкы шәхси сораулар белән мөрәҗәгать итә, кайбер очракларда авыл җирлеге халык һәм район хезмәтләре арасында арадашчы ролен дә үти. 
2014 елдан авыл үзара салым программасында катнаша. Соңгы елларда бу программа буенча зур эшләр башкарылды.
Халык мәнфәгатьләрен кайгырту өлкәсендә күп көчен, сәләтен биргән Фаиз Фәйзрахман улына шушы көннәрдә 60 яшь тулды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, авыл хуҗалыгы министры, Алабуга районы башлыгы имзасы белән Мактау кәгазьләре, дипломнар, рәхмәт хатларына лаек булган, «Халык мәгарифе отличнигы» Фаиз Фәйзрахман улы Закировка сәламәтлек, гаилә иминлеге, яңа биеклекләргә ирешүен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X