Алабуга нуры

Танылган гармунчыбызның көйләре бүген дә яңгырап тора

12 ноябрьдә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте мөгаллиме, Татарстанның мәдәният хезмәткәре Илдус Сәлаховның туган көненә багышланган истәлек кичәсе үтте. Ул аның музей бүлмәсендә булды.

Илдус Сәлахов күп тапкыр төрле Бөтенроссия, халыкара, республика конкурсларында җиңүне яулаган. Аның исеме Россиянең иң яхшы кешеләре энциклопедиясенә кертелгән дүрт алабугалы арасында.

Илдус Сәлахов бик талантлы виртуоз баянчы һәм гармунчы булып танылды. Бар көчен һәм иҗатын баянчылар тәрбияләүгә биргән кеше булып хәтердә калды. Бу эшенә ул утыздан артык ел гомерен биргән.

Кичәдә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры Әлфирә Әкбәрова, танылган спорт остасы Альберт Әсхамов, атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Әхмәтшин, Илдус Сәлаховның тормыш иптәше Наилә ханым, студентлар, укытучылар катнашты

– Илдус Сәлахов татар халкы өчен янып, көеп яши торган  кеше иде. Күп кенә проблемалар турында минем бүлмәмдә сөйләшә идек. Татар җырын, татар көен, татар моңын ничек саклап калырга һәм шул ук вакытта татар теленең үсеше, ана телен үстерү, татар балаларының үз телен белмәве турында бик күп әңгәмәләр алып бара идек. Үләренә унбиш көн калганда да Сабантуй турында, анда башкарылачак җырлар хакында акыллы фикерләрен белдерде. Ул безнең училищены тәмамлаган барлык студентларны барлап тота иде, – диде Әлфирә Әкбәрова.

Ул Илдар Сәлаховның тормыш иптәше Наилә ханыма мөрәҗәгать итеп,  һәр чарага килүе өчен рәхмәт әйтте, һәм бер минутлык тынлык урынына барлык катнашучыларга Илдус Илсур улы рухына дога кылырга тәкъдим итте.

Илдус Сәлахов спорт белән дә шөгыльләнгән һәм югары дәрәҗәләргә ирешкән.Ул берничә тапкыр урта уку йортлары арасында чемпион исемен яулаган. Төрле ярышларда бик күп бүләкләр, дипломнар яулаган.

– Илдус Илсур улы беренче курстан ук яхшы шөгыльләнә иде. Мин аны шунда ук күреп алдым, беренче елны ук училище җыелма командасына  эләкте һәм эстафетада катнашты. Анда без шәһәр буенча беренче урынны алдык. Шуннан соң ул армия сафларында хезмәт итеп кайтты, һәм укуын дәвам итте. Шунда инде без ныграк шөгыльләнә башладык. Берничә тапкыр республика ярышларында беренче урынны алды. Ул йөгерештә дә, чаңгы ярышларында да катнаша иде. Алабугада сигез ел урта һәм озын дистанцияләргә беркемгә дә беренче урынны бирмәде. Аның гаиләсе спортчан гаилә: аның хатыны шулай ук берничә тапкыр шәһәр чемпионы булды, барлык балалары да спортчылар, кайткан саен ГТО нормаларын бирмичә китмиләр. Улы Илдар йөгерешче, футболчы, беренче разрядлы боксчы. Ә Айдар йөгерүдә һәм чаңгыда яхшы нәтиҗә күрсәтә, – дип искә алды Альберт Әсхамов.

Чарага килгән Валерий Әхмәтшин шулай ук истәлекләре белән уртаклашты.

Илдус Илсур улының тормыш иптәше Наилә ханым барысы өчен дә тирән рәхмәтен белдерде.

– Укучылар, сез шундый игелекле эш эшлисез. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Училище тарихы, анда кемнәр эшләгәне белән танышасыз. Тырышып укыгыз, үз юлыгызны табыгыз, – диде ул.

Кичәдә Илдус Сәлахов язган җырлар һәм көйләр яңгырады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: