Алабуга нуры

Тәҗрибә алып кайткан

“Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Венера Хәмидуллина “Ел тәрбәячесе – 2019” бәйгесендә катнашып, республика этабында беренче егермелеккә кергән. Яшь белгечнең мондый нәтиҗәләргә ничек ирешкәнен “Алабуга нуры” хәбәрчесе ачыклады.

2010 елда эшли башлавы бер дә очраклы булмагандыр – ул ел Россиядә Укытучылар елы дип игълан ителгән иде. Нәкъ менә шул вакытта Алабуга педагогия институтын тәмамлаган Венера, яшь белгеч буларак, инглиз теле укытучысы булып мәктәптә эшли башлый.

– 35нче балалар бакчасына 2015 елда килдем. Монда инглиз телен белүче тәрбияче кирәк иде. Балама 9 гына ай булса да, мин эшкә чыгарга булдым.  Каенанам Мөслим районыннан килеп, балабызны карашты, – дип искә ала  ул.

Сүз унаеннан, 35 номерлы “Ләйсән” балалар бакчасы билингваль балалар бакчасы санала. Монда татар һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәнәләр.

Венера Хәмидуллинаны шунда ук профильле инглиз телен өйрәнү төркеменә тәрбияче итеп куялар. Шулай рәвешле, әлеге төркемдә эшләп, ул икенче төркемне чыгарылышка әзерли.

Әлеге уку елында балалар бакчасы мөдире Ландыш Гыйләҗева аңа “Ел тәрбиячесе-2019” бәйгесендә катнашырга тәкъдим иткән. Мөдир үзе 2017 елда “Ел укытучысы” бәйгесендә катнашкан булган инде.

– Мин ул сөйләгәннәр буенча, бәйгедә катнашу белән кызыксындым. Ландыш Гыйләҗева үзенең конкурстагы кичерешләре белән уртаклашканда, йөзенә чыккан кичерешләрне күргәндә һәм барлык үткән этапларны сөйләгәндә, кызыгып куйдым. Моннан тыш, әзерләнгәндә, бәйге этапларын үткәндә, ул минем ярдәмчем дә булды. Мөдиребезнең күз карашы минем өчен үзенчәлекле терәк иде. Ул миңа һәр яктан да нык булышты, – ди Венера.   

Әлеге бәйгедә нәтиҗәләргә ирешү өчен, тәрбияче бәйгегә узган елның октябрь аенда ук ныклап әзерләнә башлаган. Беренче муниципаль этапта ул үзе һәм тәрбияләнүче балалары белән таныштырып, уңганлыкларын  күрсәткән, портфолиосын тәкъдим иткән. Аннан соң зона этабында  Мамадыш шәһәрендә Мамадыш, Теләче, Алабуга һәм Балык бистәсе районнарыннан килгән тугыз катнашучы арасында беренче урынны алып, районыбыз данын республикада якларга мөмкинлек алган. Өченче этап башкалабызда узган. Казанда иң элек ул осталык дәресе күрсәткән. Монда эш тәҗрибәсен башка төбәкләрдән килгән хезмәттәшләре арасында күрсәтергә кирәк булган. “QR-код һәм аны укыту процессында куллану” дип аталган  тема ярдәмендә Венера Хәмидуллина эшендә нәрсәгә таянганын, балаларны ничек кызыксындырганын, дәресләрдә аны ничек кулланганын күрсәткән. Аннан соң җирәбә үткәрелгән. Анда уздырасы дәреснең темасы һәм балалар төркеме ачыкланган. Тәрбиячегә мәктәпкәчә тәрбияләнүче балаларга “Дөнья белән мәрхәмәтлелек идарә итә” дип исемләнгән тема буенча чара үткәрү туры килгән. Әлеге дәресне Венера икенче көнне жюри һәм белмәгән балаларга тәкъдим итергә тиеш булган. Бу шөгыльне ул тиешле дәрәҗәдә тәкъдир иткән.

–  Хезмәттәшләремнең кайберәүләре (балалар бакчасы мөдире, методист, минем белән бер төркемдә эшләүче тәрбияче) Казанга килеп та ярдәм күрсәтте. Калганнар инде кәрәзле телефон аша хәлләрне сорашып, җылы сүзләре белән ярдәм итте. Шул рәвешле, без бер командада эшләдек. Барлык көчебезне куеп, мин кечкенә булса да, җиңүгә ирештем. Беренче егермелеккә керүем – минем өчен уңай нәтиҗә, – дип кичерешләре белән уртаклашты Венера Раул кызы һәм бу җиңүдә хезмәттәшләренең дә өлеше барлыгын белдереп, үзенең генә республика этабына кадәр барып җитә алмавын ассызыклады.

Венера Хәмидуллина сөйләвенчә, бер кич эчендә чара әзерләп, икенче көнне чыгыш ясау – аның өчен зур тәҗрибә һәм ул бәйгедә катнашуына бик шат, чөнки ул үзенең эшен күрсәтеп кенә түгел, ә башкаларның эшен күреп кайткан. Мастер-классларда караган кайбер эш ысулларын үз дәресләрендә куллана алуына ул шат.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: