Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Уңышлар сиңа, Алия!

Яшь укытучы Алия Хәсәнова «Ел укытучысы-2020» бәйгесендә катнашырга әзерләнә.

Билгеле, беренче тапкыр булганга, бик дулкынлана. Ләкин үткен күзләре киләчәккә өмет белән карый. Димәк, тырышачак. Электрон җайланмаларны яхшы белә. «Интернет» дигән чыганактан белеп файдалана. Яңа мәгълүматларны таба һәм үз эшендә куллану мөмкинлекләрен эзли. Болар барысы — бүгенге көн таләпләре. Тиз, отышлы һәм җайлы. Шуларга хезмәттәшләренең төпле киңәшләрен дә куша. Әле аларны күңелең аша үткәреп, дәрес темасына җайлаштырырга кирәк.
Алия Рәмис кызы тумышы белән Спас районы Болгар шәһәреннән. Борынгы бабаларыбыз белән бәйле изге җирләрдән. Белемне рус телле мәктәптә алган, ләкин ике телне дә яхшы белә. Югары белем алу теләге, язмыш җиле аны Алабуга каласына китергән. Кыз баланың язмышы очар кошныкына охшаган. Алиягә дә белем алырга килгән җирендә төпләнеп калырга туры килгән. Бүген инде ул Алабуганың сигезенче мәктәбенең туган тел укытучысы, башлангыч сыйныфларда укучы балаларга белем бирә. Балаларга карата ягымлы, елмаеп кына сөйләшүче яшь мөгаллимне балалар да бик ярата. 
Алия үзенең Абдулла Алиш якташы булуына да сөенә. Горурланырлык шәхесләре булган, тарихыбыз белән бәйле урыннар, билгеле, аның күңелендә җуелмаслык эз дә калдырган.
Бөек Болгар — бүгенге Болгар шәһәре. Төрле милләт кешеләре тормыш иткән җир. Ләкин, монда үскән бер генә шәхеснең дә бу якларның тарихын истән чыгарырга хакы юк. Алия дә үз якларын үзгә бер ярату һәм сагыну белән искә ала. Сабый чагың йөгереп үткән яшел чирәмнәр онытыла алмый торгандыр шул.
Алия ана җанлы олы кыз да әле ул. Моннан берничә ел элек, печән өйгәндә, түбәләре ишелеп, аннан егылып төшкән әнисен ике ел буе карый. Әле югары уку йортын тәмамлаган гына чаклары. Алдагы хыялларга киртә булып, язмыш аңа да үз сынауларын әзерләп куйган, күрәсең. Сынма һәм сыгылма гына. Гомере буе медицина өлкәсендә эшләгән әнисе Гөлшат Нурхода кызы, йөрәк парәсен ярдәмчел итеп тә тәрбияли белгән. Аш-су серләрен, кешеләргә игелек кылуны кызының күңеленә кечкенәдән салып килгән. Алияне уңган дип әйтмичә булмый. Яшь кенә булса да белмәгән эше юк. Тәвәккәллеге һәм тырышлыгы да бар. Кешеләрнең сүзләрен дә тыңлый белә, биргән киңәшләргә дә һәрвакыт колак сала.
Алиянең Лилия исемле сеңлесе дә бар. Ул да бүгенге көндә Алабуга каласында яши. Теләге — апасы кебек укытучы булу. Әйе, бертуганнар бергә, бер-берсенә булышып яшәргә тиеш. Кыз туганың булу — ныклы терәгең булу ул.
Инде Алиянең үз кызы да үсеп килә. Камилә исемле кызын, гаиләсен ничек ярата Алия! Һәрвакыт алар турында горурланып сөйли.
Алиянең бу елның «Безнең яңа укытучы» бәйгесендә өченче урынга лаек булуы да үз өстендә даими эшләүдән килә. Булдыра алмыйм дип тормый, эшләргә, булдырырга тырыша. Йөкләнгән эшләрне дә вакытында башкаручы, орчык кебек кенә бөтерелеп йөрүче укытучы кызга сокланмый мөмкин түгел!
Сигезенче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары берләшмәсе, бөтен хезмәттәшләре аны бу җиңүе белән чын күңелдән тәбрик итә. Туган тел үсешенә үз өлешен керткән, үз теленә мәхәббәтен йөрәк түрендә йөрткән бүгенге яшь мөгаллимгә барыбыз да ышаныч белән карый. Өметләребез акланыр дип уйлыйбыз без. Уңышлар сиңа юлдаш булсын Болгар кызы! Болгар җилләре ныклыгы сине сынауларга бирешмәскә өндәп торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев