Яхшылык җирдә ятмый
Гомуми хезмәт стажы илле биш елдан артып киткән Мөнир Зиннәтуллинга бүген 80 яшь.
Озын тормыш юлы үткән Мөнир Кәримулла улының күргән-кичергәннәре дә артыгы белән җитәрлек, ун ел чамасы шахтада күмер чаба, кырык еллап машина йөртә һәм берничә ел склад мөдире вазыйфасын башкара (бусы инде яше җитмешкә җиткәч). Аларын да саный башласаң, тиз генә очына чыгарлык түгел. Шулай булса да, иң гаҗәбе – ул хәтта хезмәт ветераны да түгел. Әлеге гаделсезлек агаебызның хәтерен нык калдырган күрәсең, җае туры килеп очрашкан чагында, ул еш кына минем алда әлеге теманы күтәрә (язучы һәм журналист булуым да моңа этәргеч бирәдер инде) һәм: “Яз әле, Фирдәвес, Казанга, кирәк булса, Мәскәүгә дә яз!” – дигән гозерен белгертә, үзе күреп белгән кайберәүләрнең 25 ел стаж белән хезмәт ветеранына ия икәнлеген әйтеп, баш чайкый. Баксаң, ул хезмәт куйган оешмаларның берсеннән заманында тиешле структураларга кирәкле документлар да туплап җибәрелгән, тик юньле-рәтле җавап кына килмәгән (монысы тагын да гаҗәбрәк). Бу урында гаделлек өчен шуны әйтү тиештер: мин Мөнир ага сораганча, ТР һәм РФ президентлары исеменә дә хат юлламадым (самими җан димичә, ни диярсең, баш хакимнәрнең хәттин ашкан мәшәкатьләренә безнең ишеләрнең “вак-төяк” борчулары гына җитмәгән, ди), республика хезмәт һәм мәшгульлек министрларының игътибарын да, аерым хат салып, Зиннәтуллин тарафына юнәлтергә тырышмадым – файдасы юк чөнки. Шулай да, элгәрерәк, бер-ике мәртәбә туң йөрәкле түрәләргә матбугат аша мөрәҗәгать иттем, һәм хәзер дә, алар адресына: азрак уйланыгыз әле, адәм баласы, соңлап булса да, күптән лаек булганын алырга тиештер, дип әйтәсе килә.
Мөнир Зиннәтуллин 1938 елда Мамадыш районының Ләүкә авылында туа (хәзер ул авылның үзе түгел, исеме дә күптән картада юк). Аңа кадәр абыйсы Гарәпша (1933), апасы Асия (1936), 1940 елда энесе Равил туган. Әтисе Кәримулла 1941 елның августында сугышка алынып, фронттан 45нче елның ноябрендә генә әйләнеп кайта. Калган эне вә сеңелләре – сугыштан соң туган балалар. Мөниргә кечкенәдән ачлыгын-ялангылыгын күрергә, 14 яшеннән авыр колхоз эшенә җигелергә туры килә. Таяк көненә эшләп йөрүнең мәгънәсен тапмыйча, Урал тауларындагы Свердловск шахталарына барып карарга ниятли. Бу вакытта инде ул Мамадыштагы шоферлар курсында укып, машина йөртүче таныклыгына ия, күпмедер хезмәт стажы да бар. Тик менә кол хәленә куелган колхозчы өчен паспорт алу гына чынга ашмастай диярлек хәл икән. Ничек итсә итә егетебез, артыннан йөри торгач, паспорт алу бәхетенә ирешә.
Һәм менә Уралтаудагы шахтер гаиләләре яши торган Муланаж бистәсе. Буйдаклар өчен тору урыны кайда булсын, әлбәттә инде тулай торак хезмәтен йөртүче баракта. Әүвәл забойга тәҗрибәле шахтерга ияртеп өйрәнчек сыйфатында төшерәләр – аннары бригаданың тулы хокуклы эшчесе итеп. Хезмәт авыр, алты сәгать эчендә бригада 500 тоннага кадәр күмер чыгара, ә бу инде рекордка якын күрсәткеч. Мөнирне эшкә икенче разряд белән алган булсалар, алты ай үтүгә, бишенче разряд бирәләр. Күрәсең, монда бригадирларның, участок җитәкчеләренең үткенлеге вә зирәклеге дә аз роль уйнамагандыр. Берсендә шулай егет, торагына кайтып барганда, якташын очрата. Якташ та шахтер икән, тик ерактагы участокта эшли, сүз ара сүз ялгана. Мөнир үзенең ярты ел эчендә бишенче разрядка ия булуын әйткәч, әңгәмәдәше чиксез гаҗәпләнә: “Ничек шулай тиз?” – ди исе китеп. Баксаң-күрсәң, якташ кеше, берничә ел хезмәт куюына карамастан, һаман әле икенче разрядтан күтәрелгәне юк, ди.
Эш авыр булса да, план күпкә арттырып үтәлә, хезмәт хаклары да югары. Мөнир Зиннәтуллин тамак ягын сыйлы итү өстенә, өс-башын да өр-яңадан киенә, авылга посылка арты посылка җибәрә, һәрдаим акча салып тора. “Адәм баласының күрәчәге туганчы ук маңгаена язылган” диюләре хак; “Күрәсеңне күрмичә, гүргә кереп булмый” диюләре дә мәгънәсе ягыннан беренчесенә тартым. Гомерләре бетмәгәндер: берсендә, сменалары җитеп, бригада инде 400-500 метр тирәнлектә забойга алып төшүче җайланмага төялгәч, ни сәбәптәндер, тоткарлык килеп чыга, һәм... шул әллә ничә шахтерның гомерен саклап кала – янәшәдәге, су белән тутырылган элекке шахтаның стеналары, басымга түзмичә ишелеп, су ташкыны гамәлдәге (Мөнир Зиннәтуллин эшләгән) шахтага бәреп керә. Әгәр шахтерлар аска төшеп өлгергән булсалар, аларны, һичшиксез, котылгысыз үлем үз кочагына алган булыр иде.
Биш-алты ел шахтада эшләп, ярыйсы гына мая туплагач, туган ягына кайтып Зәмзәмия исемле сылуга өйләнә Мөнир. Яшь гаиләнең яшәү урыны авылда булса да, ир заты һөнәрен алыштырып, бер ел дәвамында Мамадышка бара-кайта эшләп йөрүне мәгкуль күрә. Безнең татарның канында инде ул зимагурлык: вербовщиклар килеп, Донецк якларына өндәгәч, гаиләсе илә Донбасс шахталарына чыгып китә. Ике ел анда үтә. Тик җирсу дигән нәрсә бар, күңеле һаман туган Татарстанына тарта. Өстәвенә, ямьле Чулмансу буйларында, Кама автогигантын калкытыр өчен, беренче субайларны какканнар, төзелеш эшләре моңа кадәр күрелмәгәнчә, кызу темплар белән бара, ди. Озак уйлап тормый агаебыз, хатынын һәм ике баласын ияртеп, шул тарафларга юл тота. Эшкә киләчәктә конвейердан төшереләсе “КамАЗ” машиналарын сынау цехына билгеләнә. Хәер, конвейер агымына куелуга ерак әле, аңа кадәр автомобильнең сынау вариантын эшләргә кирәк. Бу ниятне чынга ашыру өчен җитәкчелек тарафыннан Мәскәүдәге “ЗИЛ” заводы сайлап алына. "ЗИЛ“не җыю цехында, Яр Чаллыдан китерелгән эшче һәм инженерлардан торган төркем, бер ел дәвамында сынау өчен тәгаенләнгән нөсхәне булдыру өстендә эшли, 1972 елда була бу. Ниһаять, күптоннажлы йөк машинасы әзер, хәзер инде төрле параметр вә шартлар буенча сыныйсы бар. Әлеге төркемгә Мөнир Зиннәтуллин да кергән. Полигон ерак түгел, янәшәдәге Мытищега урнашкан. Сынаулар, җитешсезлекләрне үзгәртеп кору һәм кабат сынаулар белән янә бер ел үтә (җөмләдән, билгеле булганча, баш конвейердан беренче “КамАЗ” машинасы 1976 елның февраль ахырында гына төште). Мөнир Зиннәтуллин Мәскәүдән Чаллыга кайткач, 30 елдан артык сынау цехында эшли. Аның намазга басуына исә чирек гасыр чамасы. Дингә килүен агаебыз болайрак шәрехли:
– Илленең өске ягына чыккач, еш кына яшәү мәгънәсе турында уйлана башладым, – ди ул. – Кеше ни өчен дөньяга килә, нәрсә өчен яши; ашау-эчү, балалар тудырып аларны үстерү һәм нәсел калдыру гына түгелдер бит инде аның җирдәге миссиясе, дип фикер йөртәм. Берсендә шулай, шәһәр мунчасында юынганнан соң, трамвайда фатирыбызга кайтып киләм. Трамвай тәрәзәсе аша 48нче комплекста урнашкан вагонда җомга намазы укырга чакырган белдерүгә күзем төште. Шунда бардым. Әүвәлге вакытларда җомга һәм ял көнендәге өйлә намазларына 10-15ләп кеше җыелсак, соңрак бу сан тагын да артты, аннан соң Чаллыда бер-бер артлы мәчетләр калка башлады. Яшәргә Алабугага күченгәч тә, мәчеткә йөрүдән туктамадым. Инде күптән биш вакыт намаз уку тәртибен норма иттем”, – дип, шапырынмыйча, гади бер нәрсә итеп сөйли Мөнир ага.
Мин аны тыңлыйм, һәм агаебызның, хатыны Зәмзәмия белән икәүләп кыз вә улын гына түгел, оныкларын да шәригать кушканча яшәргә өйрәтә алуларына сокланам. Мөнир Кәримулла улы менә бүген дә “Әҗмәл” мәчетенә кизүгә килгән. Алар – өч-дүрт өлкән яшьтәге кеше – Аллаһ ризалыгы өчен үзләре теләп, чиратлары җиткәч, мәчеткә кизүлек итәргә, мәчет файдасына садака тапшыручылар гозерләсәләр, аларның әби-бабалары, әти-әниләре һәм башкалар рухына дога кыла. Изге гамәлләрен Аллаһ кабул кылсын берүк, яхшылыклары үзләренә әйләнеп кайтсын.
Кызы Алсу, улы Илнур, кияү-киленнәре, оныклары һәм оныкларының балалары, тормыш иптәше, туганнары һәм якыннары, танышлары аны бүген гомер бәйрәме белән тәбрикли, аңа саулык, бәхетле озын гомер тели. Мин дә язмамны Мөнир Кәримулла улына шигъри багышлау белән тәмамлыйм:
– Әйтәләр ич: Яхшылыкны кылып,
Кеше белми икән – суга сал!
Балык белер, ә син күңелең белән
Элеккечә юмарт булып кал!
Фирдәвес ХУҖИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев