Йөзү секциясенә кемнәр эләгә?
Алабугалы Даниил Тамаков йөзү белән мавыгуы турында сөйләде.
Уналты яшьлек Даниил Тамаков сигез ел инде йөзү белән шөгыльләнә.
Бу спорт төрен сайлавына бер дә үкенгәне юк.
— Йөзү минем сәламәтлегемне ныгытып кына калмады, мине чыдамлырак итте, − ди ул.
Даниил «Бердәм Россия» спорт комплексына йөри, аның җитәкчесе — йөзү буенча тренер Евгения Турцева.
— Күнегүләр көненә икешәр мәртәбә — иртән 1 сәгать һәм кичен 2 сәгать ярым, — ди егет.
Даниил Тамаков — Алабуганың иң танылган яшь спортчыларның берсе, аңа зур өметләр багълыйлар. Җиңүләре бар инде. Мәсәлән, Даниил быел мартаенда тузган ТР Беренчелегендә җиңүче булган.
— Татарстан Беренчелегендә катнашу минем өчен иң истә кала торган ярыш булды, — дип сөйли ул.
Даниил йөзү буена 1 разрядка ия.
— Кызганыч, спорт мастерына кандидатлыкка нормативны үтәргә аз гына җитмәде.
Шулай да егет күңелен төшерми, тагын да зуррак уңышларга ирешү өчен, алга таба да ныклап шөгыльләнергә җыена. Әлбәттә, моның өчен яшь йөзүчегә тренер ярдәме кирәк, ләкин алар бездә бик аз. Кадрлар җитмәгәнгә, секцияләргә балаларны чикләнгән санда гына кабул итәләр. Йөзү буенча өч кенә тренерыбыз бар.
— Йөзүгә 1 сыйныфтан 11 сыйныфка кадәрге балалар йөри. Кабул итү беренче сыйныфтан, саны күп түгел. Йөзүче тренерлар җитмәгәнгә, авырлык нык сизелә, — ди Евгения Турцева.
Алабуга районы спортны үстерү секторы мөдире Александр Глазистов сөйләвенчә, йөзү буенча тренерларга кандидатлар бар, барлык вариантлар да каралачак.
Бездә 3 җәмәгать бассейны эшли — «Чемпион» физкультура сәламәтләндерү комплексы, «Бердәм Россия» спорт комплексы, «Хлыстово» ФСК, бассейннар шулай ук 8нче һәм «Адымнар-Алабуга» мәктәбендә бар.
Җәмәгать бассейннарына мәктәп укучыларыннан тыш, йөзәргә теләге булган кешеләр дә килә ала. Йөзүнең саулыкка файдасы күренеп тора, бассейннар җитәрлек, теләк кенә булсын.
Бассейнда яисә ачык суда йөзгәндә бөтен эре мускул да — кул, аяк, арка, корсак мускуллары эшли.
— Мускулларның актив эшчәнлеге йөрәк-кан тамырлары системасын, йөрәк тибешен яхшырта, йөрәкне ныгыта. Киеренке сулыш алу һәм чыгару, сулышны тоткарлау күкрәк читлеге мускулларын үстерә, үпкәләрнең күләмен арттыра. Су һавага караганда шактый тыгыз. Анда кешенең гәүдә авырлыгы кимрәк, шуңа да йөзү — терәк-хәрәкәт аппараты авырулары булган кешеләр өчен физик йөкләнешнең камил төре. Көчле йөкләнеш һәм компрессияләр булмау буыннарга һәм сеңерләргә авырлыкны киметә, умырткалыкның сузылуына һәм дөрес тотылышына булыша, — дип сөйли дәвалау физик культура (ДФК) методисты (ЛФК) Нурия Гыйльманова.
Суның күренеше, тавышы, суда булу күңелне күтәрә һәм стресслардан арынырга ярдәм итә. Суда озаграк булганда тәннең терморегуляциясе камилләшә — бу чыныгырга һәм авыруларга каршы торучанлыкны арттырырга булыша.
— Бассейнда, елгада, диңгездә йөзәргә була, иң мөһиме — тикшерелгән урыннарда, куркынычсызлык чараларын саклап, — спорт йөзүе ветераннары командасыннан Наталья Немтырева.
Йөзү өчен суның температурасын кеше үзе өчен үзе сайларга мөмкин.
— Йөзәргә яратучылар җылы суда йөзә, спортчыларга 24 градуслыда йөзәргә киңәш итәләр, балалар бакчасы яшендәге балалар өчен — 28-30 градус кулай, — ди Наталья Немтырева.
Кая барып йөзәргә?
«Бердәм Россия» СК — Таҗи Гыйззәт урамы, 33. Сеанс башлану вакыты: 10.30, ахыры: 18.45. Якшәмбе, дүшәмбеВоскресенье, — ял.
«Чемпион» ФСК — Тынычлык проспекты, 4. Сеанс башлану вакыты: 10.15, ахыры: 18.30. Җомга, шимбә — ял.
«Хлыстово» ФСК — Энергетиклар урамы, 1а. Сеанс башлану вакыты: 13.00, ахыры: 20.45. Чәршәмбе, пәнҗешәмбе — яллар.
Бассейнга җыендыгызмы? Нәрсә алырга?
— Бинага керү өчен, маска.
— Коену костюмы.
— Башлык.
— Сланцылар.
— Сөлге.
— Душ кирәк-ярагы.
Белешмәләргә килгәндә:
— 14 яшькә кадәр балаларга медицина учреждениесеннән белешмә күрсәтергә кирәк;
— зурлардан белешмәләр таләп ителми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев