Алабуга полициясе «Нәфрәт һәм дошманлыкка каршы» акциясендә катнашты
Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы бүлеге хезмәткәрләре Алабуга политехник көллияте студентлары белән очрашты.
Студентлар өчен полиция хезмәткәрләре интернет челтәрендә экстремистик материаллар тараткан өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы, шулай ук террорчылык акты турында ялган хәбәр тарату өчен җаваплылык турында лекция әзерләгән. Полиция хезмәткәрләре Интернет челтәрендә балигъ булмаганнарга янаган куркынычлар турында да кисәттеләр. Үз чыгышында тәртип сакчылары яшьләрдә бер-берсенә карата толерантлы, ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә басым ясады.
Чара ахырында балалар алдында бүлек җитәкчесе урынбасары (шәхси состав белән эшләү буенча) полиция подполковнигы Алмаз Сәлахов чыгыш ясады, ул балаларга теге яки бу вазифада хезмәт итү өчен булачак хезмәткәргә нинди белем алырга кирәклеген аңлатты. Эшкә урнашу мәсьәләләренә җентекләбрәк тукталды, аерым алганда, эчке эшләр бүлегенә эшкә керүче кандидатларга куелган таләпләр һәм хезмәткәрләрнең социаль гарантияләре турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев