Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

17нче балалар бакчасында семинар

17нче "Ромашка" балалар бакчасы базасында шәһәр күләмендә чаралар еш үткәрелә. Быел Габдулла Тукайның тууына130 ел тула, шул уңайдан 29 гыйнварда биредә "Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына экологик тәрбия бирүдә Тукай иҗатының әһәмияте" темасына багышланган семинар булды.

Семинар эшендә мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Алма Мульдинова, милли белем һәм тәрбия бирү буенча методист Айсылу Балобанова, Алабуганың балалар экология үзәге директоры Асия Әхтәмова, милли тәрбия бирү буенча мөдирләр, башлангыч сыйныф укытучылары, татар теле тәрбиячеләре, өлкән тәрбиячеләр, шәһәр һәм район балалар бакчаларыннан тәрбиячеләр катнашты. "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар кунакларны "Апуш бездә кунакта" сюитасы белән музыкаль чыгыш ясап каршы алды.

- Экологик тәрбия бирү мәсьәләсе бүгенге көндә бик актуаль, -ди бакча мөдире Әлфия Газизова. - Шагыйрь иҗаты һич картаймый. Мәктәпләр, балалар бакчаларында Тукай шигырьләре файдаланылган яңадан-яңа эш төрләре барлыкка килә.

Семинар барышында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатын балаларда милли, әхлакый аң үстерү генә түгел, экологик тәрбия бирүдә дә кулланучы мөгаллимнәр, тәрбиячеләр әйләнә-тирә мохитебезне саклау рәвешен формалаштыру буенча эш чаралары һәм ысуллары белән уртаклашып, фикер алышты. Тукай әсәрләре буенча шәһәрнең 2нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары ижат иткән картиналар күргәзмәсе дә оештырылган иде.

Семинарның гамәли өлешендә шөгыльләр карадылар һәм интеллектуаль уен үткәрелде. 17 нче балалар бакчасының туган телгә өйрәтү буенча тәрбияче Гөлшат Нагаева мәктәпкә әзерлек төркемендә рус телле балалар белән үткәргән "Кырлай урманына сәяхәт" исемле татар теле шөгыле кызыклы үтте. Шушы ук бакчаның уртанчылар төркемендә түгәрәк эшен алып баручы Әлфинур Сәлимованың "Бөдрә сарык" дип аталган шөгыле дә кызыксындырырлык булды.

"Тукай белгечләре" интеллектуаль уенында ике команда катнашты. 1нче гимназия укытучысы Розалия Мирзанурова 6 укучыдан (1нче сыйныф) торган "Сандугач" командасын әзерләгән. "Ромашка"ның чыгарылыш төркеменнән аларга каршы шулай ук алты бала - "Карлыгач" командасы чыкты (җитәкчеләре Венера Галеева). Уенны 17нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Камалова алып барды. Иң мавыктыргыч мизгелләр шигырь сөйләгәндә, төрле биремнәр үтәгәндә булды. Мәсәлән, "Серле тартма"да яткан тарак, түбәтәй, бүре башы, күбәләк кебек атрибутларны берәм-берәм алып, предметларның кайсы әсәрдән икәнлеген әйттеләр. Капитаннар ярышында "Мин әйтәм, син дәвам ит" биремен үтәп, шигъри юлларның дәвамын искә төшерделәр. Җитәкчеләре, билгеле, читтә калмады. Былтыр бабай, малай белән кыз үтенече буенча, Шүрәлене азат итте. Уен вакытында аудиоязмалар кулландылар. Бергәләп "Түбәтәй" халык уенында катнаштылар. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде!

Семинарның теоретик өлешендә 3нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Розалия Әшрәфуллина кече яшьтәге мәктәп балаларына, ә Бехтерево балалар бакчасы тәрбиячесе Альбина Васильева бакча балаларына Тукай иҗаты аша экологик тәрбия бирү буенча чыгыш ясады. Туган телгә өйрәтүче тәрбиячеләр Лилия Идиятуллина (26нчы бакча), Нурания Яппарова һәм Эльвира Сәхәбетдинова (36 нчы бакча), Нуриса Гареева (34 нче бакча) Тукай иҗатында табигатьнең сурәтләнешен ачыклауда фикерләрен уртаклашты. 18нче балалар бакчасы тәрбиячесе Фәридә Паранина чыгышында туган якның һәркем йөрәгенә якын булуын, бала күңелендә туган җиргә карата җылы хисләр формалаштыруның мөһимлегенә басым ясады.

Семинарлар, конференцияләр вакытында мөгаллимнәр, тәрбиячеләр һәрвакыт тәҗрибә туплап, яңа фикерләр белән рухланып китә. Бу юлы да шулай булды. 2нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Лилия Шакирова "Тукай иҗатында табигать дөньясы" темасына йон җепләрдән сурәт ясау техникасы буенча мастер-класс күрсәтте. Тәрбия өлкәсендә бер генә юнәлешне аерып карау мөмкин түгел, экологик тәрбия эстетик тәрбия белән, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, хезмәт тәрбиясе белән бәйле. Караган мастер-класс үрнәге моңа мисал булып тора.

Семинарның төп өлешендә 17нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Зөһрә Макарова "Сез Тукайны беләсезме?" дигән интеллектуаль уен үткәрде. Иске Күклек балалар бакчасы мөдире Линия Маслова һәм шул ук бакчаның музыка җитәкчесе, туган телгә өйрәтү буенча тәрбияче Лидия Васильева "Гали белән кәҗә" шигырен, Тукайга ияреп язылган җирле шагыйрьнең шигырен мари телендә яңгыратты.

- Темасы ягыннан да, эчтәлеге белән дә бу семинар шәһәр-район тәрбиячеләре эшчәнлеген ачык күрсәтте, - ди Алма Мульдинова, мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты. - Мәктәпкәчә тәрбия гомуми белем бирү системасының беренче баскычы булганга, күреп торасыз, бакча-мәктәп бәйләнешләре елдан-ел ныгый.

Әйтергә кирәк, соңгы вакытта семинарларны оештыру да камилләшә, нигездә ачык шөгыльләр карап, аларга бәя бирү һәм тема буенча аерым чыгышлар тыңлауга гына кайтып калмый. Хәзер гамәли эшчәнлеккә дә ныграк игътибар бирелә: бәйге, күргәзмә, интеллектуаль уен, мастер-класс - болар барысы да тәрбия программаларында каралган максатларга ярашлы юнәлештә оештырыла.

Тирә-як мохитебезгә караш та кечкенәдән үк формалаша, һәм аның уңай яки тискәре булуы тәрбиядән тора. Тукай сурәтләгән Су анасы образы аша балаларда бөтен сулыкларга, Шүрәле белән бәйләп, урманнарга карата сак караш тәрбияләргә омтыла тәрбиячеләр һәм мөгаллимнәр. Табигатьнең бүгенге көндә шагыйрь әсәрләрендәге кебек үк саф һәм чиста түгеллеген, бар кадәресен, зыян китермичә, киләчәк буыннарга калдырырга кирәклеген истән чыгармасак иде.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев