Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ачык ишекләр көне

Рәсәй Федераль салым хезмәтенең Татарстан Җөмhүрияте буенча идарәсе хәбәр итә.

Рәсәй Федераль салым хезмәте салым түләүче физик затлар өчен 2012 елның 20 hәм 21 апрель көннәрендә Рәсәй күләмендә hәрбер территориаль салым инспекцияләрендә ачык ишекләр көне үткәрә. Бу мероприятие кысаларында hәр кызыксынган физик зат 2012 елгы декларация кампаниясе турында хәбәрдар булырга hәм физик затларның керемнәренә салым буенча декларация (3-НДФЛ) тутыру турында өстәмә ярдәм алырга мөмкин.

Салым хезмәте белгечләре бу көннәрдә декларация тутырып тапшырырга тиешле гражданнар хакында, кайсы вакытка тапшырырга тиешлеге турында, ничек итеп салым ташламалары алырга, салым хезмәтенең сервисларыннан ничек файдалану буенча тулаем хәбәр бирәчәкләр, шулай ук hәр граждан салым өлкәсенә кагылышлы сорауларына җавап алачак.

Кирәкле документлары hәм хәбәрләре булган барлык теләүчеләр бу көннәрдә тиз арада физик затларның керемнәренә салым буенча декларация (3-НДФЛ) тутырып тапшырырга мөмкин. Бу эшне башкарганда салым түләүчеләргә ярдәмгә салым инспекциясе хезмәткәрләре киләчәк. Алар физик затларга махсус "Декларация - 2011" дип аталучы компьютер программасында эшләү тәртибен күрсәтәчәкләр, декларацияләрне электрон рәвештә тапшыру буенча ярдәм итәчәкләр.

Рәсәй Федераль салым хезмәтенең Татарстан Җөмhүрияте буенча 9нчы районара салым инспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев