Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

“Акыллы” машина җыясың киләме?

Робот техникалары буенча Бөтендөнья олимпиадалары (World Robot Olympiad) 2004 елдан башлап үткәрелә инде. Алабугада роботлар җыю буенча көчле команда туплаган Александр Минкин белән очрашып, без олимпиадаларга әзерлек таләпләре белән якыннан танышырга булдык.

- Олимпиада LEGO-роботларның ярышы рәвешендә уза, - ди Александр. - Ул ярышлар төрле категориядә була: ирекле, төп, иҗади, роботлар футболы һәм башкалар. Ирекле төрдә атлый торган роботлар көч сынаша. Төп категория буенча бурыч шуннан гыйбарәт: роботны җыялар һәм программалаштыралар, шуннан соң ул билгеле бер бирем үтәргә тиеш. Иҗади категориядә бирелгән темага проект әзерлиләр. Биремнәр үзгәреп тора һәм алар елдан-ел катлаулана бара.

Роботлар футболында катнашу өчен, команда автоном эшләүче ике робот әзерли икән: көрәшче һәм капкачы, алар махсус кырда инфракызыл нурланышлы махсус туп кулланып, каршы якның роботлары белән көрәшергә тиеш.

- Роботлар техникасы белән шөгыльләнү идеясе каян килде?

- Очраклы гына, - ди Александр елмаеп, - шәһәрдәге Балалар иҗат үзәгенә кергәч, ничектер робот-техника элементлары салынган капка күзем төште. 2012 ел иде бу. Директор белән сөйләшеп, май аенда ата-аналар алдында түгәрәк оештыру турында белдерү ясадык. Махсус программа төзеп, сентябрь башыннан 6 нчы мәктәптә 7-10 сыйныфлардан килгән укучылар белән эшне башлап җибәрдек. Балалар программалаштыру нигезләрен һәм роботларны җыю техникасын өйрәнде. Бирегә 4 нче гимназия, 6 нчы, 8 нче, 9 нчы мәктәп һәм 1 нче гимназия укучылары йөрде. Без муниципаль, республика һәм Бөтенсоюз күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда катнаштык. Мәгариф һәм фән министрлыгы карарлары буенча алган грантлар түгәрәк эшен дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Түгәрәккә йөрү бушлай.

- Нинди уңышларга ирештегез һәм хәзерге вакытта команда нинди юнәлештә эшли?

- 2013 елда республика буенча Яр Чаллыда январь аенда үткән ярышларда Игорь Першин I урынны алды. Мартта муниципаль ярышларда (Яр Чаллы) ул 2 урын, Данил Марков 3 урын алды. Апрельдә Мәскәүдә үткән Бөтенроссия олимпиадасында һәм бер үк вакытта робот техникасы һәм интеллектуаль системалар буенча конкурста катнашып, 1 урынга чыктык. Белгәнегезчә, Игорь Першин Президент премиясенә лаек булды, декабрьдә бүләкләү тантанасына бардык. Быелгы ярышлар өчен атлый торган роботлар ясарга кирәк иде. Март аенда Александр Балобанов һәм Евгений Транцев муниципаль ачык чемпионатта (Яр Чаллы) 3нче урынны алдылар. Шул ук айда Алабугада үткән муниципаль ярышларда җиңүче булдык. Сумо буенча Анна Минкина һәм Александр Балобанов 1 урын, Роман Рожин 2 урын алды. Евгений Транцев кегель-квадро буенча беренчелекне яулады. Александр Балобанов һәм Евгений Транцев роботлар футболында 3 урынга чыкты. Май аенда Казанда робот техникасы буенча дөнья олимпиадасының республика этабында да җиңүгә ирештек. Атлый торган роботларның сумо көрәшендә Виталий Гайнуллин, һәм Анна Минкина 1 урын, Александр Балобанов 3 урын алды. Шул ук олимпиаданың Бөтенроссия этабы Казанда июнь аенда узды. Андагы федераль ярышларда 1 урын алып кайттык. Безнең Виталий һәм Евгений атлый торган роботларның сумо көрәшендә җиңүче булды. Июльдә робот техникасы һәм интеллектуаль системалар буенча Мәскәүдә федераль дәрәҗәдә үткән Бөтенроссия конкурсында катнашып, Виталий һәм Евгений 2 урын алды. Киләчәктә ярышларның ирекле төреннән төп категориягә күчәргә уйлыйбыз.

- Балалар түгәрәктә ничек шөгыльләнә?

- Без атнасына ике тапкыр җыелабыз. Түгәрәктә алар өчәр сәгать шөгыльләнә, бик теләп, кызыксынып йөриләр. Эшне иң гади механизмнарны җыюдан башлыйлар һәм әкренләп катлаулы системалар төзелешен өйрәнүгә күчәләр.

- Ирешелгән уңышларыгызга караганда, киләчәккә планнарыгыз зурдандыр?

- Безгә регламент кысаларында я егәрле, я тиз хәрәкәт итә торган робот ясарга кирәк. Көче нык булса, робот маневрлы булмаска мөмкин, һәм киресенчә, тиз хәрәкәт итүчесе җиңел була һәм анысының каршы торырлык көче җитми. Шул ук вакытта роботларның күләменә карата бер үк стандарт таләп ителә: 25x25x25 сантиметр һәм авырлыклары 1 килограмнан артмаска тиеш. Бер грамга гына артык булса да, робот ярышларда катнаша алмый дигән сүз. Комплект өлешләреннән гадәти булмаган корылмалар төзү турында уйлыйбыз. Лего белән роботлар җыюда мөмкинлек чикләнгән. Роботларны кул астындагы материалдан теләсә-нинди мотор яки датчик кулланып ясарга була. Агачка караганда, пластик куллану кулайрак.

- Әңгәмә өчен рәхмәт. Сезгә яңадан-яңа уңышлар телибез!

Әйе, XXI гасырны "акыллы" машиналардан башка күз алдына да китереп булмый. Алар һәркайда: заводларның җыю цехларыннан башлап, медицина һәм дөньяның алга киткән армияләре арсеналына кадәр. Киләчәктә, бәлки, авыл хуҗалыгында да робот техникалар кулланылыр, чөнки кешегә авыр һәм җайсыз хезмәтләрне алыштыруда роботларга альтернатива юк. Хәзерге вакытта сәнәгатьтә өчен уйлап табылган микропроцессорлы системаларны алгоритмлы идарә белән эшләүче автоматлашкан манипуляторлар корылмасы төзүдә файдаланырга була. Робот техникасын төзү бик кирәкле, әмма кыйммәтле эш, шуңа күрә ул дәүләт ярдәменә мохтаҗ. Андый техника белән эшләү өчен, идарә системасын анализлый һәм синтезлый белергә кирәк.

Укучылар өчен роботлар һәм 3D-принтерлар

Яңа уку елыннан шәһәребезнең мәктәп укучылары үз мәктәпләрендә дәресләрдән соң роботларны җыю һәм 3D-принтерларда модельләштерүне үзләштерәчәк.

Укучылар ентябрьдә 1, 2, 3, 6, 9 нчы мәктәпләрдә һәм Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә республикада мәгариф проектларының алдынгыларыннан саналган робот техникасы белән шөгыльләнә башлаячак. Бу эшчәнлек техник иҗат яратучы яшьләрдән инженерларның яңа буынын үстерүгә юнәлтелгән. Робот техникасы буенча комплектлар балаларга төрле функцияле һәм конфигурацияле роботлар җыярга мөмкинлек бирә. Һәр комплектның бәясе 50 мең сумнан артык.

4 нче гимназия, 9 нчы мәктәп һәм Балалар техник иҗат түгәрәге командалары "Мәктәп укучылары өчен Мейкертон - 3D-принтер" проектында җиңүче булды. Алар 6 сәгать буе барган "Оста куллар" марафонында катнашты, укытучылар белән бергә үз куллары белән 3D-принтерларын җыярга, көйләргә һәм алар белән эшләргә өйрәнде. Шундый гадәти булмаган мастер-класс өчен приз буларак Алабуга мәктәпләре тулысынча эшкә әзер җайланма һәм аның белән эшләргә хәзерлекле "белгечләр" алды.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев