Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуга районы Морт авылы мәктәбе укучылары җәйге ялларын күңелле һәм файдалы үткәргән

Җәй — ул озын яллар, сәяхәтләр һәм күңелле мизгелләр чоры, бу барлык ниятләрне һәм хыялларны тормышка ашыра торган вакыт.

Морт мәктәбе укучылары үзләренең җәйге ялын КФУның Алабуга институтында «Кунаклар» республика проекты кысаларында үткәрелгән очрашу белән башлап җибәрде.
«Кунаклар» проекты югары уку йортында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының коммерцияле булмаган оешмалары өчен грант нигезендә тормышка ашырыла. Ул төрле милләт балалары — рус, татар, удмурт, лезгин һәм Алабуга районының «Университет» һәм Морт мәктәпләре укучылары катнашында тематик мәйданчык булдыруга юнәлтелгән. Проект барышында төрле милләт кешеләренә толерант мөнәсәбәт фикерен тарату, милли мәдәниятне өйрәнү һәм саклау, «Иреклеләр» хәрәкәтен үстерү, интернет-клуб булдыру планлаштырыла. Морт мәктәбенең ун укучысы Алабуга институтының төп бинасына килеп, аның бай мирасы белән танышты. Алар тарих һәм археология музеенда, конференц-зал һәм актлар залында булды, шуннан соң «Университет» мәктәбе буйлап экскурсиягә киттеләр. Анда алар өчен тренинглар узды һәм осталык дәресләре күрсәтелде.
Икенче очрашу Морт мәктәбендә узды. Проектта катнашучылар өчен мәктәп музее буйлап мавыктыргыч экскурсия оештырылды, Морт авылының XVI гасырда барлыкка килүе турында сөйләнде. Шулай ук балалар авылның Бөек Ватан сугышы еллары вакытындагы тарихыннан мәгълүмат алды һәм сугышта һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр куйды. Укучылар мәчет комплексы белән танышты, мәдәният йортында һәм «Балавыз» чишмәсендә булды. Мәктәптә татар халкының милли бәйрәме — Сабан туе үткәрелде. Күңелле ярышлар Морт мәктәбе укучыларының иҗади чыгышлары белән үрелеп барды. Асфальтка рәсем ясау — иң матур бәйгеләрнең берсе булды. Китәр алдыннан балалар очрашудан калган кичерешләрен уртаклашты.
Алдагы сәяхәт КФУның Алабуга институты каршындагы өстәмә белем бирү үзәгендә — Камил Әхмәт улы Вәлиев исемендәге Фәнни коллаборация йортында үтте. Укучылар өчен робототехника, 3D-модельләштерү һәм инженер графикасы буенча бик эчтәлекле һәм мавыктыргыч дәресләр үтте. 
«Кешегә бетмәс-төкәнмәс иҗат чыганагы салынган. Менә шул чыганакны ачарга, иреккә чыгарырга, кешегә тормышта урынын табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк», — дип язган Лев Толстой. Нәкъ менә бала чакта иҗат чаткылары күренә башлый. Тумыштан килгән сәләтне күрү һәм алга таба үстерү өчен тиешле шартлар булдыру — ата-аналарның, укытучыларның мөһим бурычы. Шушы проект кысаларында үткәргән очрашулар белән без бик канәгать, алар дәвамлы булсын иде.

Морт төп гомуми белем бирү мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев