Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуга шәһәренең 10нчы мәктәбе киләчәккә зур ышаныч белән карый

Балаларга 105 укытучы тәрбия һәм белем бирә.

Алабуганың 10нчы мәктәбе — лалә чәчәгенә охшатып салынган бинада, микрорайонның нәкъ уртасында урнашкан, җәен ул гөл-чәчәкләргә күмелә.
Укучыларының саны 1 мең 700 булуга карамастан, белем йортында тәртип, чисталык-пөхтәлек, матурлык хөкем сөрә. Балаларга 105 укытучы тәрбия һәм белем бирә. Алар көннәрен төнгә ялгап, тырышып эшли. Мәктәп җитәкчесе, Роза Салихова, төпле фикерле, тирән белемле һәм таләпчән, ул эшне җиренә җиткереп башкарган кешене тиз күреп ала, куәтли. Һөнәр остасы гомеренең кырык елын мөгаллим булып эшләгән. Яшь белгечләрнең булдыклылыгын күреп алып, аларны үстерү өстендә даими эшли Роза Котдус кызы. Ул урынбасарларны коллективтагы укытучылар арасыннан «энә күзеннән үткәреп» сайлап ала, тәрбияли. Аналарча кайгыртучан, олы йөрәкле җитәкче мәктәптәге ике меңгә якын укытучы, хезмәткәрнең, укучы һәм аларның әти-әниләре, әби-бабайларының сулышын сизеп, белеп тора. Кирәк булса — ярдәм итә, тиеш булса, «утлы табага бастыра».
Безнең мәктәптә төрле фәннәр буенча үткәрелгән олимпиадалар, конкурслар, дәүләт имтиханнарының күрсәткечләре дә югары. Даими үткәрелеп торган дәрестән тыш чаралар мәктәп тормышына аерым бер ямь, җанлылык өсти. Тематикалары үзгәреп торучы рәсемнәр күргәзмәсе дисеңме, яшь иҗат итүчеләр бәйгесе... Һәр атнада аерым фән буенча тематик көннәр уздыру мәктәпнең күркәм традициясенә әйләнде. Мәсәлән, дүшәмбе — татар теле көне, мөмкин кадәр күбрәк татарча сөйләшергә күнегәләр. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, алдан төзелгән план буенча, төрле бәйрәм һәм кичәләр, конкурслар уздыра. Мәктәптә әзерләнгән татарча тапшыруларны коридор стенасына эленгән зур телевизордан карыйлар. Һәр бүлмәдә, коридорда эленгән радиодан укучылар башкаруында татар телендә җырлар һәм шигырьләр, котлаулар, яңалыклар яңгырый.
«Игелек нуры» волонтерлары изге эшләре белән мәктәптә генә түгел, бөтен шәһәргә билгеле. «Астра» мөмкинлеге чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәгендә дә аларны һәрвакыт көтеп алалар, ярдәмгә мохтаҗ әбиләр һәм бабайларның да алыштыргысыз булышчылары алар.
Мәктәптә күпсанлы түгәрәкләр эшли: «Табигать фантазиясе», бию, җыр, «Яшь иҗат итүчеләр», футбол, волейбол, баскетбол, теннис, «Яшь журналистлар» һәм башка бик күп түгәрәкләр. Спортның бөтен төрләре буенча 10нчы мәктәп командалары алдынгылыкны берәүгә дә бирми. Яуланган кубокларның саны дистәләрчә.
Мәктәп яны тәҗрибә кишәрлеге турында сәгатьләр буе сөйләргә була. Ул шәһәр, төбәк, республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә даими рәвештә алдынгы урыннарны ала.
«10нчы планета» дип аталган мәктәп яны лагеренда ялга балалар атлыгып тора, чөнки биредә сине сихри дөнья үзенә тартып ала. Монда бер тапкыр булганнар икенче каникулны зарыгып көтә. Гаиләләр белән эш тә онытылмый: «Әти, әни һәм мин — спорт гаиләсе», «Җырчы гаилә», «Нәсел шәҗәрәсе», «Сәләтле гаилә» һәм башка конкурсларда ата-аналар теләп катнаша. Хәрби-патриотик тәрбиягә дә игътибар арта. Ветераннар һәм армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләр белән очрашулар, «Бөркеткәй» хәрби-патриотик уенында катнашу, «Ягез әле, егетләр!», Марш җыры бәйгеләрен уздыру, тематик кинолекторийлар, «Батырлык дәресләре», «Солдаттан — генералга» дип аталган бәйрәмнәр үткәрү — моның ачык мисалы.
Экологик тәрбиягә мәктәптә махсус игътибар бирелә. "Халыкара җир көне«н уздыру, тема буенча конкурс һәм плакатлар бәйгесе, тема буенча иҗади эшләр бәйгесе, «Хезмәт сөючеләр», «Җирне чиста тотабыз», «Чыршыларны урманда калдырыйк» чаралары даими үтә.
Заман белән бергә атлау өчен, фәннең барлык өлкәсеннән хәбәрдар булырга кирәк. Юридик, финанс һәм сәяси белемнәрсез ерак китә алмыйсың. Мәктәпнең төп бурычы — тормышка һәр яктан әзер, үзенең һәм башкаларның сәламәтлеге турында кайгыртучы, белемле, белемен һәм сәләтен кулланып эшли белүче, көндәшлеккә сәләтле шәхесләр тәрбияләү. Укытучылар коллективында чын мәгънәсендә үз һөнәрләренең осталары эшли. Аларның күбесе «Мәгариф» өстенлекле илкүләм проекты җиңүчеләре, «Безнең яшь укытучы», «Безнең иң яхшы укытучы» республика грантына ия. «Ел укытучысы» республика конкурсында урын алучы да бар. Инде икенче ел рәттән «Россиянең иң яхшы 500 мәктәбе» исемлегенә керү дә зур казаныш.
Киләчәккә зур ышаныч баглап, ныклы адымнар белән, безнең мәктәп алга атлый.
Рәмилә ӘХМӘТОВА, туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев