Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуга шәһәренең 24нче санлы балалар бакчасында ел дәвамында туган телебезгә багышлап бик күп чаралар уздырыла

Балалар бакчасында алган белемнәр гаиләдә дә ныгытып барылса, моның әһәмияте аеруча зур.

Тормышта кеше нинди генә югарылыкка күтәрелмәсен, бала чакта, гаиләдә алган гадәт-күнекмәләрен ташламый диярлек. Йолалар, гореф-гадәтләребез аша элек-электән балада хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт белән карау, икмәкне һәм җирне зурлау кебек хисләр тәрбияләгәннәр. Бөек мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдин юкка гына: «Балачакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», — димәгән.
Туган телне саклап калуда республикабызның, мәктәпләрнең, балалар бакчаларының роле зур. Шулай да ана телен өйрәтү иң элек гаиләдән башлана, бу эштә әти-әниләр үзләре үрнәк булырга тиеш. Юкка гына «балалар — әти-әниләренең көзгесе» дип әйтмиләр. Ана теле — бала өчен иң шатлыклы тел, ана телендә бишек җырлары җырлана. Нәкъ менә бишектән сабый авазларны үзләштерә башлый. Әнисе белән көндәлек аралашканда баланың теле ачыла. Статистика мәгълүматыннан күренгәнчә, ата-ана балалары белән аралашуга көненә 15-20 минут сарыф итә. Балалар бакчасы нинди генә әйбәт булмасын, бала белән ата-ананың аралашуында булган җитмәүчәнлекне тутыра алмый. Әлбәттә, ата-ана баласының һәръяклап үсүен, акыл ягыннан алга киткән булуын тели. Өлкәннәр балаларның кечкенәдән күп нәрсә белән кызыксынуына, белергә омтылуына соклана. Мәктәпкәчә яшь аралыгы кеше гомеренең кечкенә генә өлешен алып торуга карамастан, нәкъ шул вакытта үзләштергән белем, тәҗрибә күләме гаять зур, нык истә кала. Һәр көн балага нинди дә булса яңалык алып килә, ачык булмаган күренешләр аңлаешлы һәм якын була башлый. Өй эшләреннән аерылмыйча гына да, бала белән табышмаклар әйтеп уйнарга мөмкин. Сабыйның яшенә карап, табышмаклар гади яки катлаулы булырга мөмкин, кызыклы яки мәзәк формасында булсалар, бигрәк әйбәт. Бергәләп көлү дә үзара мөнәсәбәтләрне тагын да якынайта. Баланың үзенә дә йорт җиһазлары, савыт-саба, хайваннар турында табышмаклар уйларга тәкъдим итәргә кирәк. Бала белән урамнан барганда да аның уйлау, күзәтү, чагыштыру, нәтиҗә ясый белү сәләтен үстереп була, ата-аналарга шуны аңлату мөһим. Балалар бакчасында алган белемнәр гаиләдә дә ныгытып барылса, моның әһәмияте аеруча зур.
«Чык тамчысы» балалар бакчасында без, әти-әниләр белән берлектә, туган телне саклап калу өчен зур эш алып барабыз. Ел дәвамында күп чаралар уздырыла. Ата-аналарга төрле киңәшләр бирәбез, аларның бу киңәшләрне тотулары белән кызыксынып торабыз.
Тәүге адымнарын атлап керү белән, бакчадагы нәниләргә туган телдә әкиятләр укыйбыз, мультфильмнар күрсәтәбез. Үсә төшкәч, алар шигырьләр ятлый, район һәм республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнаша.
Гаиләдә туган телдә сөйләшеп, кечкенәдән аңа мәхәббәт тәрбияләнә икән, бала үз телендә горурланып сөйләшәчәк, киләчәктә үз балаларын шул телдә тәрбияләп үстерәчәк.
Зөлфия ГАФФАРОВА, 24нче «Чык тамчысы» катнаш төрдәге балалар бакчасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев