Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабугада Ризаэтдин Фәхретдин мирасын өйрәнделәр

25 февраль көнне Алабуганың беренче гимназиясендә "Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэтдин Фәхретдин мирасыннан файдалану" исеме астында Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең XI республика педагогик укулары булып үтте.

Укуларда Президент Аппаратының дини багланышлар буенча баш киңәшчесе Ләззәт Хәйдәров, Татарстан министрлар кабинеты аппаратының белгече Галимҗан Гыйльманов, республика мәгариф министрлыгының милли мәсьәләләр буенча хезмәткәре Лилия Әхмәтҗанова, КФУ профессоры, академик Хатыйп Миңнегулов, Чаллыдан филология фәннәре докторы, профессор Әнвәр Шәрипов, КФУның Алабуга институты доценты, филфак деканы Альберт Нигамаев, Әлмәт муниципаль районы Ризаэтдин Фәхретдин мемориаль-музей йорты директоры Диләрә Гыймранова, КФУ доценты Рада Сәлахова, Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов, нәсел тамырлары бер очы белән атаклы дин эшлеклесе, бөек мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдингә барып тоташкан 9 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Алия Идиятуллина чыгышлары тыңланды. Иң башлап конференциягә республика районнары һәм шәһәрләреннән килгән милли мәгариф өчен җаваплы мәгариф бүлеге белгечләре, татар гимназияләре директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, массакүләм матбугат чаралары вәкилләре алдында сәламләү сүзе белән Алабуга районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина чыкты.

2010 елдан бирле Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге премия бирелә башлаган. Быел бу премиягә лаек кеше табылмаган, ә менә дипломантлар байтак кына иде, аларны сәхнәгә чакырып, дипломнар тапшырылды. Дипломнар Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы исеменнән дә бирелде. Моңа лаек булганнар арасында якташларыбыздан Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов һәм районның мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлфия Ибраһимова да бар иде. Конференциянең пленар өлеше программа буенча 2 сәгатькә исәпләнгән булса да, ул өч сәгать дәвам итте. Аңа кадәр педагогик укулар иртәнге сәгать унда башланып китеп, 6 төркемгә (юнәлешкә) бүленеп, аерым кабинетларда бер сәгать дәвам итте. Темаларның исемнәре: "Тугандаш халыклар белән хезмәттәшлек кысаларында укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү", "Җирле язучылар иҗатында рухи-әхлакый тәрбия", "Татар теле дәресләрендә Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләреннән файдалану", "Татар әдәбияты дәресләрендә Ризаэтдин Фәхретдин мирасыннан файдалану", "Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләрендә ата-ана, бала хакын хаклауның кыйммәте", "Ризаэтдин Фәхретдин тәгълиматларында кием әдәпләре". Укуларда катнашучылар Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләрендә күтәрелгән проблемаларның актуальлеген, түбәндәге мәсьәләләргә игътибарны арттырырга кирәклеген ассызыкладылар:

  1. Ризаэтдин Фәхретдин мирасын барлык мәктәпкәчә белем оешмаларының, гомуми белем мәктәпләренең, урта һәм югары һөнәри белем оешмаларының укыту-тәрбия процессында киң файдалану максатында төрле чаралар үткәрүне дәвам итәргә;
  2. Ризаэтдин Фәхретдиннең тәрбия, әхлак, гаилә мәсьәләләренә караган хезмәтләре нигезендә республиканың район һәм шәһәр күләмендә ата-аналар өчен педагогик конференцияләр үткәрү тәҗрибәсен дәвам итәргә;
  3. XI республика педагогик укулар материалыннан "Яшь буынга белем һәм рухи-тәрбия бирүдә Ризаэтдин Фәхретдин мирасыннан файдалану" исемле җыентык бастырып чыгарырга һәм мәгариф оешмаларына таратырга;
  4. Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләрен белем һәм рухи-әхлакый тәрбия эшендә файдалану буенча мәкаләләрне "Belem.ru" татар телендә интернет белем үзәгенең ресурслар өлешенә урнаштырырга.

Соңыннан теләге булганнарга Алабуга шәһәре музейлары белән танышу мөмкинлеге тудырылды.

Фирдәвес ХУҖИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев