Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуганың 2 нче гимназиясендә акция үтте

Алабуганың 2 нче гимназиясе укучылары укытучылар белән берлектә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында мәдәни чара уздырды.

Программада татарча сөйләшкән һәм татарча өйрәнергә теләгән, акциянең барлыкка килүе, яшәеше, аның бүгенге көндә кайсы юнәлештә үсүее белән танышырга теләк белдергән, татар мәдәниятенә битараф булмаган һәркемне татар халкының милли аш-су ризыклары белән сыйлау каралган иде. Моннан тыш, татар халкының мәдәнияте, теле, гореф-гадәтләре белән бәйле төрле уеннар уздыру, кроссворд, сканвордлар чишү, табышмакларга җавап эзләү, тест биремнәрен үтәү, башваткычлар чишү дә күзалланган иде.

Барлык идеяләр уңышлы тормышка ашырылу бәрабәренә чара бик күңелле, кызыклы һәм күркәм килеп чыкты. Кунакларга, тамашачыларга брошюралар, сүзлекләр, стикерлар, магнитлар таратылды. Чара күңелле музыка белән үрелеп барды. Аны оештыруда актив катнашкан педпрактика узучы егет-кызларга да зур рәхмәтебезне белдерәбез.

З.Ханова,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев