Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуганың 2 нче мәктәбе укучылары "Әкияттә кунакта" булды

Кичәдә һәр укучы үзенең артистлык сәләтен күрсәтте. Кызлар һәм малайлар татар һәм рус телләрендә әкиятләрне сәхнәләштерделәр.

Су анасы, Шүрәле,

Күптәнге дусларыбыз,

Бу әкиятләр белән,

Кечкенәдән үк инде

Бергә бик еш булабыз.

Әкият - гади һәм катлаулы, мавыктыргыч, халык авыз иҗатының бер төре. Әкиятләр өч төрле була: хайваннар турында, тылсымлы, тормыш-көнкүреш әкиятләре. Бала күңеле белән әкият арасында элемтә бар,чөнки әкият геройлары бала белән аның телендә кызыклы итеп "сөйләшә". Әкиятләр аша бала яхшылык һәм явызлыкны аерырга, олыларны ихтирам итәргә, алдашмаска, кешелекле, кунакчыл булырга өйрәнә.

Безнең мәктәптә "Телләрне камил өйрәнү" акциясе кысаларында башлангыч сыйныф укучылары арасында "Әкияттә кунакта" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә һәр укучы үзенең артистлык сәләтен күрсәтте. Кызлар һәм малайлар татар һәм рус телләрендә әкиятләрне сәхнәләштерделәр. "Өч кыз", "Шалкан", "Чукмар һәм Тукмар", "Төлке белән Торна", "Төремкәй", "Алтын балык", "Шүрәле" әкиятләреннән өзекләр күрсәттеләр, персонажлары һәм предметлары буенча әкиятләрнең исемнәрен таптылар. Бу биремнәрнең презентация белән үрелеп баруы укучыларда тагын да зур кызыксыну уятты. Бу кичә балаларга берләшергә, дуслашырга ярдәм итте, татар телендә камил сөйләшергә зур этәргеч булды. Кичәдә катнашучы укучыларга һәм аны әзерләгән укытучылар: Гүзәл Мутифуллина, Альбина Сәхәбиева, Раушания Хәлиуллина һәм Наилә Габтенуровага сәламәтлек, зур уңышлар телибез!

Надежда Семёнова,

2 нче мәктәп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев