Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуганың 2 нче мәктәбендә Рәсүл Гамзатовка багышланган кичә узды

Алабуга шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә Дагыстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның тууына 90 ел тулу уңаеннан "Рәсүл Гамзатов - игелеклелек һәм кешелеклелек җырчысы" дип аталган халыкара шигырь кичәсе үткәрелде.

Кичәне китапханәче Светлана Викторовна Кобелева оештырды. Бәйрәмгә Алабуга шәһәренең китапханә бүлеге мөдирләре чакырылган иде. Биредә шагыйрьнең искиткеч аһәңгә ия шигырьләре яңгырады. Шулар арасында мәктәбебездә 1986 елдан 2006 елга кадәр китапханәче һәм укытучы булып эшләгән җирле шагыйрә Гөлзадә Әхтәмованың татар теленә тәрҗемә ителгән шигыре тамашачы күңеленә аеруча хуш килде. Әлеге шигырьне Рәсүл Гамзатов үзенең өч кызы һәм тормыш иптәшенә багышлап язган. Ул "Өч кызыбызның син чәчләрен тарап ..." дип атала. Гөлзадә Әхтәмова тәрҗемә иткән шигъри юлларны сезгә дә тәкъдим итәбез:

Өч кызыбызның син чәчләрен тарап,

Алты калын толымга үрәсең.

Моңаясың - чөнки шулчак үзеңнең

Чал чәчеңне көзгедән күрәсең.

Безнең кызларыбызныкыннан аграк кул юк -

Кулларыннан сыйпап үтәсең.

Кинәт, кытыршыланган учың белән

Чагыштырып, сискәнеп китәсең.

Кызларыбызныкыннан матуррак күзләр юк,

Җылытырлар безне картлыкта.

Күзләреңнең нуры сүрелгән дип,

Кайгырасың бүген син юкка.

Бездә булган бөтен яхшы сыйфат

Күчкән кызларга, күчәр оныкка.

Айгөл ӘХМӘТШИНА,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев