Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуганың 9 нчы мәктәбе "Ялкын" лагеренда бер көн

Җәйнең икенче ае башланды. Кайбер ата-аналар отпуск ала башлады һәм гаилә белән сәяхәткә чыгарга әзерләнә. Укучыларның мәктәп һәм шәһәр яны лагерьларында ялы дәвам итә. 9 нчы мәктәпнең "Ялкын" лагеренда беренче сменада 120 укучы булды. 30 июньнән икенче сменага 60 бала йөриячәк.

- Алты отрядка егермешәр бала жыелган иде. Һәр төркемгә икешәр тәрбияче беркетелде. Алардан тыш, балалар белән музыка җитәкчесе Эльвира Зәйнетдинова һәм өлкән вожатый Евгения Ермакова эшли, - ди мәктәп лагере башлыгы Флүзә Фатыйхова. - "Бердәм Россия" спорт комплексының йөзү бассейнына йөрү, Балалар иҗат үзәге, "Юлдаш" үзәге үткәргән чаралар лагерьда ял итүчеләр өчен бушлай.

Кереме аз гаиләләр өчен мәктәп яны лагерьларының эшләве бик отышлы. Иң әһәмиятлесе: башлангыч сыйныф укучылары үз иркенә калдырылмый, аларның ялы оешкан төстә үтә. Биредә һәр көнне балаларны мавыктырырлык шөгыльләр табыла. Көлке көне, индеецлар көне кебек чараларда алар бик теләп катнашкан. Көннәргә шулай исем бирү гадәткә кергән: Экология көне, Хәтер көне һ.б. Бүген бик актуаль проблема - балаларның юлда игътибарсызлыгы һәм саксызлыгы, шуңа күрә тәрбиячеләр укучыларга юл йөрү кагыйдәләре истә калырлык итеп, уеннар үткәрә.

Ел буе балаларга тырышып фән укыткан, дәресләрдән соң сыйныфтан тыш чаралар оештырган, даими рәвештә ата-аналар белән элемтәдә торырга омтылган укытучылар, укулар тәмамлангач та, балаларның ялын оештырып мәш килә. Бу тынгысыз хезмәт өчен көч каян килә дисәгез, аларның эштән тәм табуыннандыр. Күпме түземлелек, мәрхәмәтлелек кирәк бит балалар янында! Лилия Габбасова, Татьяна Данилова, Алия Фазлыева, Татьяна Копанева, Наталья Леонтьева, Фәридә Мирзаянова, Юлия Привалова, Наилә Хәбибрахманова, Наталья Прошина, Зөһрә Новорусская, Надежда Окулина һәм Алия Гыйльфанова кебек җәй көне дә иртәдән кичкә кадәр укучыларыннан аерылмаган тәрбияче укытучыларга һәр ата-ана баласын ышанып тапшыра.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев