Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуганың “Ромашка” балалар бакчасында “Дуслык нуры” региональ фольклор фестиваль булды

Фестивальнең максаты: мәктәпкәчә яшьтәге, башлангыч сыйныф һәм якшәмбе мәктәпләренә йөрүче балаларны Идел буе халыкларының балалар тәрбияләүдә гореф-гадәтләре белән таныштыру.

Бүгенге көндә әлеге балалар бакчасында татар, керәшен, рус, үзбәк, удмурт, башкорт, мари һәм катнаш никахта туган 136 бала тәрбияләнә. Балаларда төрле милләт кешеләренә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү - бакчадагы тәрбия эшенең төп юнәлеше булып тора.

Бер җирдә яшәсәк тә һәр милләт үз тормыш алымнары, тарихы, моңы, киеме, ризыгы, иҗат әсәрләре белән аерылып тора. Әзерләнгән фестиваль дә Идел буе халыкларының уеннарын, җыр-биюләрен тасвирлады. Тәрбиячеләр Ильмира Ижутова, Фәридә Булатова, Рүзия Бәдретдинова, Рәзинә Фәизова балалар белән бергәләп әзерләгән төрле милләт халкының әкият батырлары костюмында чыгыш ясады. Удмурт халкының әкият герое Ивашко, мари халкының әкият батыры Бубер Кува, башкорт халкының батыры Алин бәк һәм татар милләтенең гасырлардан гасырларга күчеп килгән Шүрәлесе балалар белән бергә җыр, бию осталыкларын күрсәтте. Бәйрәм барышында геройлар килгән кунакларны күмәк уенга чакырып, "Куш кулым" уенын башкарды. Бакчага йөрүче кечкенә балаларның әбисе Татьяна Арсеньевна оныклары белән мари халык такмагын җырлап һәм биеп күрсәтте.

17 нче балалар бакчасына йөреп, бүгенге көндә 4 нче гимназиядә белем алган укучылар ял көннәрендә якшәмбе мәктәпләренә йөри. Алар кунакларны башкорт телендә сәламләп, башкорт шагыйрьләренең шигырләрен укыды. Килгән кунакларны котлап, "Алтын балык" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да җырлы-биюле чыгыш ясап, фестивальне җанландырып җибәрде.

Соңыннан фестиваль кунаклары һәм бакча хуҗалары түгәрәк өстәл артында үткәрелгән чара турында фикер алышты.

Фестивальдә шәһәребезнең башка балалар бакчасында эшләүче татар теле укытучылары, музыка җитәкчеләре, мәгариф идарәсенең милли тәрбия эшләре буенча өлкән методисты Гөлфия Ибраһимова, Алабуга институтының фәнни-методик үзәк җитәкчесе Сәләхи Таҗиев, Менделеевск һәм Мамадыш районыннан балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты.

Гөлназ РӘХИМОВА

Автор фотосы

Бәйрәмгә шәһәребез балалар бакчасында хезмәт куйган татар теле укытучылары, тәрбиячеләр белән бергә мәгариф идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев