Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуганың "Салават күпере" балалар бакчасында региональ семинар үтте (фото)

Монда "Этникара мөнәсәбәтләрнең ярашуы. Күпмилләтле Алабуга" дигән темага региональ семинар-практикум узды. Аның эшендә Түбән Кама, Мамадыш, Алабуга шәһәрләре һәм район балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм белгечләре катнашты.

Алабуга шәһәре кечкенә шәһәр булып саналса да, яшәүче халкының милли составы буенча ул зур шәһәрләрдән бер дә калышмый. 2010 елда узган Бөтенрәсәй халык санын алу мәгълүматлары буенча шәһәребездә 57 милләт вәкиле яши һәм, билгеле инде, аларның балалары балалар бакчаларына йөри. Семинар үткән көнне дә кунакларны ишек төбеннән үк төрле милли киемнәр кигән тәрбиячеләр каршы алды һәм бакча буйлап озатып йөрде.

Бүгенге тормышыбызда милләтара мөнәсәбәтләрнең кискен торуын исәпкә алсак, милләтара дуслык тәрбияләүне кече яшьтән үк башларга кирәклеге үзеннән-үзе аңлашыла. Семинарда мәктәпкәчә яшьтәге балаларда үз халкының мәдәни мирасына, туган як табигатенә, туган илгә, туган шәһәренә, гаиләсенә карата рухи-әхлакый мөнәсәбәт формалаштыру, үз милләте белән горурлану, бүтән милләт вәкилләренә карата дустанә мөсәбәт тәрбияләү мәсьәләләре күтәрелде. Семинар-практикумның максаты: федераль дәүләт таләпләре кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларда музей педагогикасын үстерү буенча педагогларның һөнәри компетентлылыгын күтәрү.

Бакча мөдире Сөмбел Шәймәрдәнова балалар бакчасының музей педагогикасы буенча эше турында сөйләсә, өлкән тәрбияче Римма Хәбибуллина "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны, патриотик тәрбия чарасы буларак, туган як белән таныштыру" дигән темага видеопрезентация ясады. Музыка җитәкчесе Фирания Мостафина музыка өлкәсендә музей педагогикасын ничек куллануы турында үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Бакча психологы Гөлнар Нәҗметдинова үзенең чыгышында сабыйларның узара аралашулары вакытында интеллектуаль, сөйләм,эмоциональ һәм әхлакый сәләтләре формалашуы турында ассызыклап әйтте.

Түбән Кама шәһәренең 44нче балалар бакчасыннан килгән тәрбияче М. Мөхәммәдиева "Уен - төрле милләт балалары арасында дуслык тәрбияләү чарасы" дигән темага чыгыш ясады.

Семинарның практик өлешендә өлкәннәр төркеме тәрбиячесе Сүрия Гәбделбәрова һәм музыка җитәкчесе Фирания Мостафина "Алабуга музейлары буйлап сәяхәт" дигән темага катнаш шөгыль күрсәттеләр. Алар белән бергә балалар шәһәрнең тарихи урыннары буенча читтән торып сәяхәт кылды, түбәтәй һәм калфак бизәде, җырладылар һәм уеннар уйнадылар.

Иң кечкенәләр төркеме балалары белән тәрбияче Сиринә Бәдретдинова "Шалкан" әкиятендә кунакта булып, бармак театры күрсәтеп, бармак уеннары уйнатса, тәрбияче Фирдания Хисмәтуллина һәм музыка җитәкчесе Гөлнара Фәрзиева өлкән төркем балалары белән Минҗамал әбигә кунакка барды, әбинең сандыгында сакланучы татар милли киемнәре, милли бизәк үрнәкләре белән таныштылар, әбигә үзләренең җырларын бүләк иттеләр, ә әби аларны тәмле коймаклар белән сыйлады.

Бу ике шөгыль дә бакчабызның Туган якны өйрәнү музеенда үтте. Музейның "Мәктәп музее таныклыгы" алып, рәсми рәвештә ачылуына быел 15 ел булды. Шул вакыт эчендә музейда 300гә якын экспонат тупланды, дистәләрчә экскурсияләр, бәйрәм иртәләре, күңел ачулар үткәрелде, меңгә якын кеше экскурсиядә булды. Семинар-практикум шушы кечкенә юбилейга да багышланды.

Мәктәпкә әзерлек логопед тәркеме тәрбиячеләре Асия Мусина, Лилия Шәрифуллина, логопед Рәсимә Сибәгатуллина, музыка җитәкчесе Гөлнара Фәрзиева кунакларны ярминкәгә чакырдылар, "Бүген бездә ярминкә" дигән сәхнәләштерелгән тамаша күрсәттеләр. "Ярминкәчеләр" - төрле төбәкләрдән килгән һәм шәһәребездә яшәүче төрле милләт вәкилләре иде.

Бу төркемнең үзенә генә дә татар, рус ,керәшен, әрмән милләтеннән балалар йөри. Бәйрәмгә килгән Закиров Кәримнең әбисе, Гаврилов Владиславның әнисе Алёна ханым үз гаиләләрендә милли гореф-гадәтләрне ничек саклаулары, Саакян Аннаның әнисе Эльмира ханым һәм Шарапов Маратның әнисе Светлана ханым үзләренең катнаш гаиләләрендә милли тәрбияне ничек бирүләре турында сөйләделәр.

Бакча тәрбиячесе Миләүшә Гаязова, хуҗалыкта кирәкмәс дип саналган әйберләрдән татар кызын курчагын ясарга өйрәтте, ә Алабуганың декоратив-гамәли сәнгать остаханәсе белгече Гөлсем Бадрова күз тиюдән саклаучы курчак ясау буенча мастер-класс күрсәтте.

Семинар эшенә мәгариф идарәсе белгечләре югары бәя бирде, актуаль проблеманы күтәреп чыккан һәм аны чишү алымнарын күрсәткән өчен бакча коллективына рәхмәт белдерделәр.

Рәсимә СИБӘГАТУЛЛИНА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев