Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар белән Габдулла Тукайның тылсымлы әкият дөньясына сәяхәт итте

Табигатьтә – апрель... Яз кояшы нурларында иркәләнеп бөреләр уянган, Җир-ананың кар-юрганыннан арынып сулыш алган мәле.

Сабый Апуш тәүге тапкыр дөньяга аваз салган, һәм бөек шагыйрь Тукай соңгы сулышын алган ай да әле ул. Язның иң матур шушы мизгелендә, карлар эреп бозлар агып киткәч, агач һәм куаклар яфракка бөреләнгән чакта, яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына быел 135 ел тулды. Шушы юбилей уңаеннан балалар китапханәсе — 3нче филиал хезмәткәрләре 34нче санлы «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән бергә, могҗизаларга, гаҗәеп хәлләргә бай булган, сөекле шагыйребез Тукайның тылсымлы әкият дөньясына сәяхәт итте. Китапханәче балаларга бөек шагыйрьнең авыр балачагы, тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Балалар Габдулла Тукайның әтисе ягыннан шәҗәрәсен карадылар, китап битләрендәге сурәтләр аша шагыйрьнең гаиләсе белән таныштылар, аннары бергәләп Тукай әкиятләрен искә төшерделәр. Чарада катнашучылар «Су анасы» әкиятеннән өзекне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Уен-дәрес татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Наҗия ГАТАУЛЛИНА, балалар китапханәсе китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев