Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Барлык кыйтгаларда

Алабугалылар да “Зур этнографик диктант”та катнашты.

Россиядә әлеге чара өченче мәртәбә уздырылды. Аны рус телен белгән, 15 яше тулган һәркем яза алды. Диктантның максаты – россиялеләрнең үз илләрен ни дәрәҗәдә белүен тикшерү, чөнки бездә төрле милләтләр яши.

Ил буенча барлыгы 4500 мәйданчык эшләде – блтыргыга караганда ике тапкыр диярлек артык. Алабугалылар диктантны Үзәк китапханәдә язды.

Алар 45 минут эчендә 30 сорауга җавап бирде: 20 федераль – гомуми, 10 – төбәкләргә кагылышлы, алары РФдагы һәр субъект өчен үзенчәлекле. Диктантка максималь баллар күләме − 100.

Быел 50 алабугалы этнография буенча үз белемнәрен тикшерде. Алар арасында – мөгаллимнәр, студентлар, оешма җитәкчеләре һәм түрәләр.

Алена Шитова участвует в дикта.

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗипова мондый чарада беренче тапкыр.

− Диктант ел сакен Үзәк китапханәдә үтә, ләкин анда үземнең катнаша алганым юк иде. Минем өчен бу үзенә күрә берн сынау булды. Беренче сораулар Конституциягә кагылышлы булды, алар миңа институтта укыган вакыттан ук таныш. Милли сүзләрнең мәгънәләренә төшенү өчен, мантыйкны эшкә җигәргә туры килде. Төбәк сораулары белән кыенлык булмады, бездә Идел буе халыкларының йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү яхшы куелган, − ди ул.

Шунысын да әйтергә кирәк, диктантнны барлык континентларда, 35 илдә, шулай ук Халыкара космос станциясендә һәм Антарктидада  яздылар. Аның нәтиҗәләре Россия Конституциясе көнендә − 12 декабрьдә билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев