Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Читкә чыгып белем алдык

"Алгарыш" программасы буенча Татарстан Республикасы хөкүмәте грантына ия булган 10 укытучы АКШның Бостон шәһәрендә стажировкада булды.

Бостон ул - АКШның Массачусетс штаты башкаласы һәм иң эре шәһәрләренең берсе. Ул регионда Яңа Англия исеме белән дан алган иң эре шәһәр, анда 600 меңләп кеше яши һәм АКШның иң борынгы һәм бай калаларының берсе санала. Шәһәрдә йөздән артык университет һәм колледж, шул исәптән Гарвард университеты, Массачусетс технология институты, Бостон университеты һәм Бостон колледжы бар.

Бостон бейсбол буенча җирле Рэд Сокс командасы белән дә билгеле, ул 1901 елда ук оешкан һәм бейсбол буенча Америка лигасында даими катнашып килә. Моннан тыш шәһәр "Бостон Брюинс" хоккей командасы белән дә танылган, ул - алты тапкыр Стенли кубогы иясе.

Татарстаннан килгән группа йөз еллык тарихы булган International Language School - Education Firstта белем алды. Монда Татарстан мөгаллимнәреннән тыш Бразилия һәм Кытай укытучылары да бар иде. "Чит телләрне укыту методикасы" темасына лекцияләр һәм гамәли дәресләрне Гарвард университеты һәм International Language School укытучылары әзерләгән иде. Укыту интерактив формада алып барылганлыктан, төрле илдән килгән укытучыларга чит телләрне укыту методикасында төрле юнәлешләрне тикшерү һәм ачык дәресләрдә тәҗрибә алышу мөмкинлеге бирде. Безгә шулай ук EF School укытучыларының төрле илдән килгән һәм чит телләрне төрле дәрәҗәдә белгән укучылар белән үткәргән дәресләрендә катнашу мөмкинлеге бирелде. Мондагы укытучыларның югары һөнәри осталыгы һәм киң күңеллелеге, ачыклыгы турында да әйтеп үтәргә кирәк.

Дәресләрдән соң без һәр буш минутыбызны шәһәр һәм аның бай тарихы белән танышуга сарыф иттек: Бостон Фән музее, MIT музее, Гарвард университеты, Гарвард сәнгать музее, Бостон китапханәсендә булдык, экскурсия теплоходында утрауларга чыктык, андагы уникаль табигать - үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән таныштык.

Стажировка тәмамланганнан соң, барлык укытучылар уңышлы рәвештә тест узды, сертификатлар алды һәм EF School безне Нью-Йоркка юллама белән бүләкләде. Анда Бродвейда яшәп, ике көн шәһәрнең гадәти булмаган мәдәнияте белән таныштык. Шәһәр музейларында, Ирек статуясы, Хәтер Мемориалы, China townда булдык.

ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгына безгә шушындый мөмкинлек тудырганнары өчен зур рәхмәт.

Диләрә Мөбарәкшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев