Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Дуслар җыелган җирдә

Алабугада регион күләмендә мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләре катнашында төрле темаларга семинарлар, конференцияләр, бәйгеләр үткәрелә.

Йөзү буенча шундый зур чара беренче тапкыр оештырылды. 15 декабрьдә шәһәребезнең 32нче "Садко" балалар бакчасында Кыш Бабай призына йөзү буенча I төбәк ярышлары булды. Анда Алабуга, Зәй, Менделеевск, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән 60тан артык бала йөзү сәләтләрен күрсәтте.
Сынауларны башлар алдыннан шәһәр мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты Алма Мульдинова һәм "Садко" балалар бакчасы мөдире Юлия Рубан чарада катнашучыларны сәламләп чыгыш ясады.
- Йөзү буенча киң күләмдә беренче тапкыр оештырылган чара бу. Һәм аның тагын бер үзенчәлеге шунда: ярышлар балаларның әти-әниләре катнашында үтә, - ди Алма Нурхан кызы.
Йөзү ярышларын төбәк дәрәҗәсендә оештыру йөзүне мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында тарату, мөгаллимнәрнең һөнәри осталыгын үстерү һәм тәҗрибә уртаклашу гына түгел, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү максатында да оештырылды. Шунысын да әйтергә кирәк, шәһәр балалар бакчаларының йөзү буенча инструкторлары хөкемдарлар булды. Баш судья Наталья Немтырева - 32нче балалар бакчасы инструкторы, "Мастерс" төрендә йөзү буенча Россия һәм Дөнья Чемпионатлары призеры, баш сәркатиб - Алабугада йөзү буенча беренче тренерларның берсе Галина Благодатских булды.
Балалар өчен бу көн бик шатлыклы булды, чөнки Кыш Бабай һәм Кар Кызы беркемне дә бүләксез калдырмады. Җиңүчеләргә медальләр, диплом һәм бүләк тапшырылганнан соң, башкаларга катнашучы медале, сертификат һәм шулай ук бүләк бирелде.
Билгеле, һәр шәһәр вәкиле алдынгы урыннар алу өчен тырышты. Иң беренче булып өлкәннәр төркемендә тәрбияләнүче малайлар аркада йөзүдә көчләрен сынашты һәм Егор Якимов (32нче балалар бакчасы, инструктор Наталья Немтырева) 1 урынны, Данис Исканов (30нчы бакча, инструктор Ирина Ташмурзина) 2 урынны яулады. Мәктәпкә әзерлек төркеме кызлары арасында аркада йөзүдә алабугалылар җиңде: 1 урынны Нелли Якимова (32нче бакча), 2 урынны Камила Самсонова (29нчы бакча, инструктор Алла Колесник), 3нче урынны Алина Гоголева (30нчы бакча) яулады. Шул ук яшьтәге малайлар арасында аркада йөзүдә Яр Чаллы шәһәренең "Шатлык" балалар бакчасыннан Ризван Шәйхаттаров иң яхшы күрсәткечкә иреште. Матвей Волков (Алабуга, 32нче бакча) 2нче, Леонид Кузнецов (30нчы бакча) 3 нче урынга чыкты.
Ирекле стильдә йөзүдә өлкәннәр төркемендә тәрбияләнүчеләр арасында 1нче урында Яр Чаллы вәкилләре: Әминә Галимова (113нче балалар баксасы, инструктор Ольга Иванова) һәм Гүзәл Гобәйдуллина (67нче бакча, инструктор Наталья Вилкова); 2нче урында - Регина Павлова (Алабуга, 32нче бакча) һәм Яр Чаллыдан Аделя Гыйльметдинова (108нче бакча, инструктор Розалия Гильмутдинова). 3нче урында - Түбән Кама шәһәреннән килгән Вероника Миңнуллина (87нче бакча, инструктор Марина Якимова). Шушы ук бакчадан Ярослав Анисимов малайлар арасында бу төр ярышта 1 урын яулады. 2нче урынны Яр Чаллыдан Ирек Галиуллин (115нче бакча) һәм Эмиль Низамиев (113нче бакча) үзара бүлеште. Алабуганың 31нче бакчасыннан Иван Сушков (конструктор Ольга Шуралева) - 3нче урында.
Ярышларның соңгы этабы мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр арасында ирекле стильдә йөзү буенча үтте. Кызлардан призлы урыннарның барысы да Яр Чаллы вәкилләрендә: Эрика Халилова (67нче бакча) 1 урынга, Ләйлә Шайгарданова (113нче бакча) һәм Камилә Кавыева (83нче бакча, инструктор Эльмира Сәхәбиева) 2нче урынга, Лия Минеханова (115нче бакча) 3нче урынга лаек булды. Малайлар арасында Илдар Гадиев (Яр Чаллы, 119нчы бакча) 1 урынны, Яромир Лопаков (Яр Чаллы, 115нче бакча) 2нче урынны яулады. 3нче урында - Илдус Ибраһимов (Яр Чаллы, 115нче бакча) һәм Дамир Нурхәмәтов (Алабуга, 34нче бакча, инструктор Ләйсән Абдуллина).
Командалар арасында беренчелек түбәндәгечә:
өлкәннәр төркемендәгеләр арасында 1 урында ике бакча вәкилләре - Яр Чаллының 113нче балалар бакчасы һәм Алабуганың 32нче балалар бакчасы. 2 урында - Түбән Кама шәһәренең 87нче балалар бакчасы. 3нче урында - Яр Чаллының 67нче балалар бакчасы.
Мәктәпкә әзерлек төремендә тәрбияләнүчеләр арасында Яр Чаллының 83нче һәм Алабуганың 32нче балалар бакчасы1 урынны яулады, 2 урында - "Шатлык" балалар бакчасы (Яр Чаллы). 3 урынны дүрт бакча вәкилләре үзара бүлеште: Яр Чаллының 67нче, Алабуганың 29нчы һәм 30нчы, Яр Чаллының 115нче балалар бакчалары.
- Барлык катнашучыларга Яңа 2017 елда яңа җиңүләр телибез. Бәйрәм белән! - диде баш хөкемдар Наталья Немтырева балаларга мөрәҗәгать итеп. Бу көнне балаларның да, әти-әниләрнең дә бәхет белән балкыган йөзләрен күрү - йөзү ярышларын оештыручыларның максатка ирешүен күрсәтеп тора иде. Балаларның бергәләшеп уйнаулары, дулкынлануларын җиңеп, бассейнда стартка килүләре төрле шәһәр бакчалары арасында дуслык элемтәләрен тагын да ныгытты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев