Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Германия укучылары Алабугада

Шәһәребезнең 4 нче гимназия укучылары җәй аенда Бавария мәктәпләрендә булып кайткан иде. Сентябрь ахырында алар Германиянең Вальхайм(Бавария) шәһәрендә белем алучы дусларын үзләре каршылады. Россиянең кечкенә шәһәрләрендә яшәүче укучылар белән тәҗрибә уртаклашуда Германия өчен Алабуга - тәүгесе. Гадәттә алар Мәскәү, Санкт-Петербург укучылары белән аралашкан.

Алабугага килгән Германия кунакларын аерым гаиләләргә урнаштырдылар, чөнки гаиләдә яшәгәндә генә халыкның телен, гореф-гадәтләрен өйрәнергә мөмкин. Кичләрен шәһәрнең истәлекле урыннары, музейларга экскурсия оештырылды, укучылар кафеда, спорт сарайларында яшьтәшләре белән аралашты, шулай ук махсус икътисадый зонадагы эшчәнлек белән дә таныштылар. Шәһәрнең идарә структурасы белән танышу да немец балаларында зур кызыксыну уятты. Очрашуда район башлыгының беренче урынбасары Валерий Чершинцев укучылар алмашып, тәҗрибә уртаклашу Алабугада әле башланып кына килә, дип белдерде. Бу хакта безнең килешү Сафронболу, Вальхайм шәһәрләре белән берничә ел элек төзелгән иде, күптән түгел Австрия белән дә килешү төзедек, диде. Вальхайм кунакларының тәҗрибәсе безнекеннән зуррак булып чыкты, алар инде берничә ел АКШ, Франция, Италия, Чехия мәктәпләре белән хезмәттәшлек итә икән.

Район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова әйтүенчә, шәһәрнең борынгы булып та шундый төзек хәлдә саклануы кунакларда соклану хисләре уяткан. Шәһәрдәшләребезнең ягымлы һәм аралашучан булуына да алар югары бәя биргән. Алабуга укучыларының Германия кунаклары белән бергәләп Тынычлык Аллеясы утыртуы әлеге очрашуның иң матур мизгеленең берсе булды. Шәһәребезгә килгән кунаклар белән истәлек өчен агач утырту кебек матур гадәтен Герман дуслар үзләре белән алып киткән. Матур гадәт тиз йога, алар моны үз илләрендә кулланмакчы.

Л.Хәбибрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев