Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Кайда һәм нинди белгечлеккә укырга?

8 ноябрьдә Алабуга шәһәр мәдәният сараенда һөнәри юнәлеш бирү ярминкәсе узды. “Чыгарылыш укучысы” профориентация чарасына 45 сыйныфтан 1062 тугыз һәм унберенче сыйныф укучысы килгән иде.

Ел саен үткәрелә торган бу акциядә Алабуга, Яр Чаллы һәм Түбән Каманың 9 югары һәм урта уку йорты вәкилләре укучыларга үзләренең укулары һәм студент тормышы турында сөйләде. Мисалга, Яр Чаллы дәүләт сәүдә-технология институтының 4 нче курс студентлары технолог һөнәре буенча укыйлар.

– Технолог – ул үз эченә пешекче һәм кондитер төшенчәләрен ала. Без уку йортын тәмамлап чыкканда, 3 нче разрядлы пешекче һәм 2 нче разряд технолог һөнәрле булабыз. Технологка 3 ел 10 ай дәвамында белем алырга кирәк. Безнең уку йортында шулай ук аерым пешекче, аерым кондитер, официант, мененджер, икмәк пешерүче белгечлекләрен алырга була, – ди Павел Чамин.

Аның сүзләренчә, мәктәптә укыгында ул “Кухня” сериалын караган булган.

– Шуннан бу һөнәргә карата кызыксыну уянды, өйдә нәрсә дә булса пешереп карый башладым, миңа ошады һәм әлеге уку йортына укырга кердем. Хәзер инде ни кирәк булса, шуны әзерли, пешерә алам, – дип сөйли студент.

Казан федераль университетының Алабуга институтында төп юнәлеш булып педагогик белгечлекләр тора, алар уку йортының визит карточкасы булып кала бирә. Моннан тыш, абитуриентлар арасында лингвистик юнәлешләр зур кызыксыну уята.

– Лингвистика, тәрҗемә белеме бик популяр юнәлеш. Ул республикада бик танылган. Быел гамәли информатикага да бюджет урыннары бар, без информатикадан экзамен бирүче абитуриентларга өметләнеп калабыз. Яңа юнәлешләрдән педагогик белгечлеккә караган яңа профиль – технология, информатика. Биредә әзерләнгән технология укытучылары  робототехника белән эшли алачак. Бу хәзер тренд булып тора, мәктәп программасына да кертеләчәк, – ди кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Евгений Белов.

Укучыларга килгәндә, әле күбесе нинди һөнәр үзләштерергә теләүләрен, кая барасыларын ачыклап бетермәгән, киләчәктә кемлеккә укырга теләүләрен әйтүчеләр дә булды.

Алия Гарнаева, 9 нчы сыйныф:

– Технологик юнәлеш буенча укырга керергә телим. Гуманитар фәннәрне яхшы белсәм дә, алар буенча эшләргә теләмим. Күбрәк физика, математика ошый.

Дарья Булычева, 11 нче сыйныф:

– Башлангыч сыйныф укытучысы буласым килә, шул юнәлеш буенча укырга керәчәгемне инде төгәл беләм. Бу теләк мәктәпкә укырга кергәндә үк барлыкка килгән иде. Балаларны да бик яратам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев