Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Кечкенәдән “Юл әлифбасы”н өйрәнү

Шәһәребездә балаларны кечкенәдән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү буенча бик күп чаралар уздырыла. Узган атнада шуның чираттагысы шәһәрнең “1 нче гимназия-Милли белем бирү үзәге” балалар бакчасында үтте.

13нче икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбиячеләре Рәмилә Зарипова җитәкчелегендә юл йөрү кагыйдәләре буенча театральләштерелгән чара күрсәтте. Балалар шәһәрдә адашкан Шүрәлегә җәяүле юлы, светофор, автобус тукталышы билгеләре турында аңлатты, матур-матур шигырьләр сөйләде. Моннан кала алар Шүрәлегә ничек итеп юлны дөрес чыгарга кирәклеген күрсәтте, транспорт төрләренә кыскача күзәтү ясады. Ахырда әкият героен автобуска утыртып, Танай урманына илтеп куйдылар. Чара шигырьләр, уеннар белән бик матур итеп үрелеп барды. Чара тәмамлангач, “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ Яр Чаллы шәһәре территориаль идарәсенең Алабуга районы профилактикалау бүлеге башлыгы Илназ Насыйров балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

– Кече яшьтән, балалар бакчага килгәч үк, әкренләп эшли башласаң, алар тиз арада төшенәләр һәм үзләштерәләр. Кечкенәдән алган белемнәр алар тиз генә онытылмый. Иң мөһиме – балалар белән һәрдаим шөгыльләнү. Гомумән, мондый чараларга әзерләнү алар өчен бик кызыклы. Календарьда нинди бәйрәмнәр бар, барысын да матур итеп үткәрәбез. Күптән түгел генә, фольклор юнәлеше буенча “Капка төбендә” дигән уен-тамаша күрсәттек, – дип сөйләде беренче квалификация категорияле тәрбияче, шушы чараны оештыручы Рәмилә Равил кызы.

Әлеге балалар бакчасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгыннан кала, башка юнәлешләр буенча да эш алып барыла.

– 13нче икенче кечкенәләр төркеме (3-4 яшьлекләр) балалары фольклор юнәлешендә эшли. Тәрбиячеләре бик тәҗрибәле, иҗади, үз эшенең остасы. Бу балалар чиста татарча сөйләшә. Моннан кала, бу бик көчле төркем. Киләчәктә без аларга зур өметләр баглыйбыз. Бакчада 9 юнәлеш буенча эш алып барыла: “Фольклор”, “Кинезиология” (баш миен хәрәкәтләр аша үстерү) – бу әзерлек төркемнәрендә, “Робототехника” һәм “Математик мантыйк” (5-6 яшьлекләр), Зайцев методикасы, “Оригами”, “Буквограмма” (инглиз телендә) һәм “Менталь арифметика”, шахмат, хореография кебек түгәрәкләр. Бу күләмле “Балачак иле” исемле мәгариф-тәрбия проекты. Зайцев методикасы буенча Алабуга шәһәрендә бары тик безнең балалар бакчасы гына эшли. Бу – яңа методика түгел (сөйләмне үстерү), без аны башка методика белән берләштереп, белем бирүне күздә тотабыз. Нәтиҗәдә, балалар укый белергә тиеш, – диде балалар бакчасының директор урынбасары, өлкән тәрбияче Гөлнур Җиһаншина.

Гөлнур Таҗми кызы әйтүенчә, бакчада бар нәрсә дә татар телендә генә алып барыла. Шунысы куанычлы: бирегә рус балалары да йөри, әти-әниләре аларны татарча өйрәнсен өчен, нәкъ менә монда алып килә.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый, ул – шактый катлаулы эш. Мондый мавыктыргыч чаралар үткәрү балаларга теге яки бу кагыйдәләрне истә калдырырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев