Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Кеше үзенең хезмәте, акылы һәм энергиясе белән гүзәл

Табигать тарафыннан салынган сәләтләр һәр кешедә бердәй булмый. Кайберәүләр, инде мәктәптә укыганда ук, рәсемгә осталыгы, артистлар дәрәҗәсендә җырлавы-биюе, шагыйрьләр игътибарын алырлык шигырьләр язуы белән шаккатыра. Еллар уза. Шундыйларның берсе чын талант иясе буларак бәяләнә, икенчесен илдә дә белмиләр, авылда да оныталар. Шул ук вакытта әллә ни күзгә чалынмаган өченче берәү,...

Сәбәп нәрсәдә? Минем уйлавымча, кешеләргә табигатьтән бирелгән сәләт кенә җитми. Әгәр тиешле тырышлык куймасаң, шул сәләтеңне ачу юнәлешендә көч түкмәсәң, син барыбер мөмкинлекләрең зурлыгында үзеңне күрсәтә алмаячаксың.

Ә менә Юраш мәктәбендә үз өстендә эшләүче балалар шактый. Гөлфия Әхмәтова, Алия Сабирҗанова, Айсинә Галияхметова, Айгөл Сираева, Айсылу Галиева, Айгөл Гайнуллина, Алия Шәрипова, Гөлия Гайнуллина нәкъ шундыйлардан. Бу балалар үзләренең һәм остазларының тырышлыгы белән көннән-көн югары үрләр яулый. Күптән түгел Алабуганың 1 нче гимназиясендә укучыларның "Эзләнү һәм иҗат" дип аталган муниципаль фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Сираева һәм Гайнуллина Айгөлләр, бу конференциядә катнашып, II дәрәҗәле дипломга лаек булды. Ә Алия, Айсылу, Алия Шәрипова, Айсинә Зәйдә уздырылган "Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен" исемле региональ фәнни-гамәли конференциягә барып, Алия Шәрипова һәм Алия Сабирҗанова 1 нче дәрәҗәле, ә Айсинә белән Айсылу 2 нче дәрәҗәле дипломнар белән бүләкләнде. Шул ук көнне Гөлфия Әхмәтова белән Айгөл Гайнуллина Габдулла Тукай мирасын өйрәнүгә багышланган "Без - Тукайлы халык" дип аталган III республикакүләм Тукай укуларында "Табигатьне саклау темасына иҗади эшләр" бәйгесендә II турга узып, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗәле дипломнар белән бүләкләнде.

Бу - аларның зур хезмәт нәтиҗәсе. Кеше үзенең хезмәте, акылы һәм энергиясе белән гүзәл. Хезмәтендә кешенең сәләте, таланты ачыла, белеме киңәя, ихтыяры һәм характеры чыныга. Чөнки хезмәт, көч кую, түземлелек, тырышлык, төгәллек, башкаручанлык, тапшырылган эшкә җаваплылык сорый.

Ә безнең мәктәп - үзеңнең көчеңне һәм сәләтеңне кулланырга мөмкин булган гаять зур эшчәнлек мәйданы ул, бары тиешле юнәлеш кенә алырга кирәк. Бу балалар инде бу юнәлешне алган дип ышанасы килә.

Клара Гайнетдинова,

Иске Юраш мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев