Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Көтеп алынган уку йорты

Шәһәребезнең “Могҗизалар кыры” дип аталган микрорайоны соңгы вакытта зур үсеш алып, матураеп китте. Ун меңнән артык яшь гаиләне бердәнбер уку йорты да булмавы гына борчый иде.

Быелгы уку елында әлеге мәхәлләдә, ниһаять, Акчарлак урамы 21 нче йорт адресы белән ике катлы “Ихсан” (“Благонравие”) урта гомуми белем мәктәбе ишекләрен ачачак.

Алабуга шәһәр-район мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов киңәше белән, июнь башында яңа мәктәпнең директоры Марсель хәзрәт Әхсәнов белән сөйләшергә булдым. 28 ел (!)  буена башкалабыз Казанның югары уку йортында белем биргән һәм бүген читтән торып республиканың атаклы  мәдрәсәсендә дини белемен арттырган Марсель ага бик кызыклы, әдәпле һәм итагатьле әңгәмәдәш булып чыкты. Рус мәктәбен тәмамлавына  карамастан, саф татар телендә  сөйләшергә күнеккән  ул.

Уку йортының ишеген ачуга, барлык уңайлыклары булган бүлмәләр: ашханә, тәһарәт урыны, шәфкать туташының кабул итү бүлмәсе, укытучыларның киңәшмә бүлмәсе, тренер почмагы, спортзал һәм төрле спорт уеннары өчен мәйданчыклар, тәнәфес вакытында укучы бала-чагаларга мавыгу өчен төрле уеннар җыелмалары һәм башка нәрсәләрнең искитмәле итеп урнаштырылуы күзгә ташлана. Иң мөһиме, бүлмәләрнең идәне махсус җылытулы,  санитар бүлмәләрдә дә инвалид балалар өчен җайланмалар куелу читтә калмаган. Урамнан су бирү өчен скважина борауланган. Анысы су белән өзеклек килеп чыкса дип кайгыртылган икән...

Якты, заманча план буенча төзелгән әлеге уку йортына 67 баланың әти-әнисеннән гариза алынган. Быелгы уку елында 1-4 сыйныфларга белем бирүдән мәктәп үзенең эшен башлаячак. Рус, татар, гәрәп һәм инлиз телләрендә укытылачак мәктәптә эзлекле рәвештә урта гомуми белем бирүгә күчәргә ниятлиләр.

Мәктәпкә “Болгар урамы” һәм “УТТ” автобус тукталышлары якын булуын әйтеп китү урынлы булыр. Ә мәктәп яны тукталышына килгәндә, район башкарма комитеты вәкилләре белән җитди сөйләшү булган. Җиденче номерлы автобус маршруты яңартылачак, җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыкканда кисәтү билгеләре, машина кую урыны күрсәтмәләре  урнаштырылачак.

Июль уртасында тагын Акчарлак урамын урап кайтарга булдым. Асфальт түшәү өчен ком китерергә өлгергәннәр. Төзелеш эшләре өчен җаваплы булган Юныс Сөләйманов әйтүенчә, хәзерге көндә бар бүлмәләргә дә ишекләр кайтарылган, ишек яңакларын урнаштыру бара. Ягъни, яңа мәхәлләнең яңа мәктәбе беренче нәни белем алучыларын кабул итәргә әзер дияргә була. Димәк,  миңа калса, “Ихсан” уку йорты төпле дөньяви белем бирү үзәге буларак кына түгел, балаларны савыктыру һәм сәламәтлекләрен ныгыту үзәге ролен дә үтиячәк.

Шәхси уку йорты буларак, әлеге мәктәптә уку түләүле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев