Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Март ае кунаклардан башланды

Язның беренче көнендә Алабугага Татарстанның төрле почмагыннан укучылар килде.

КФУның Алабуга институтында  “Аларның исемнәре Россиянең данын арттырды” дип исемләнгән республика күләмендә VII фәнни-гамәли конференция ачылды. Быел биредә катнашкан 146 кеше үз эшләре белән таныштырды. Бу санның 30 процентка якынын алабугалылар тәшкил итә. Чарада барлыгы 41 торак пункты (13 шәһәр, 28 авыл җирлеге) 20 муниципаль районны тәкъдим итте. Шулар арасында беренче тапкыр көчләрен сынарга Кайбыч районыннан да килделәр. Конференциянең  оештыручылары Алабуга дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр урынбасары Людмила Рыбакова һәм КФУның Алабуга институты директорының фәнни эшчәнлек буенча  урынбасары Ринат Ибәтуллин чарада чыгыш ясадылар һәм катнашучыларны котлап, аларга зур уңышлар теләделәр.

2 нче мәктәп укучылары Лида Черкунова һәм Богдан Дерябин конференциядә инде дүртенче тапкыр катнаша. Бу юлы алар “Алабуга арматура заводы сугыш елларында” темасы буенча чыгыш әзерләгән. Аны ачыклауда укучыларга Алабуга арматура заводында күп еллар эшләгән Виктор Шатунов булышкан. Ул заводның тарихы турында сөйләгән.

Конференция ике  көн дәвам итте, укучылар 7 секциядә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев