Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Мәктәбебез горурлыгы

Уйлый калсаң, табигать кешене барлыкка китерү өчен ничәмә-ничә миллионлаган еллар тырышкан, ниһаять, барлыкка китергән. Һәм табигатьнең бу тырышлыгын хөрмәт итәргә, тормышны намус белән кичәргә, аңыбызны камилләштергән табигатьне үпкәләтмәслек итеп яшәргә кирәк.

Табигать - төзүче, ул безне бар итүче, шуңа күрә без һичкайчан тормыштагы җимергеч көчләрне якламаска, Табигать-Ана биргән аң һәм акылны бары тик изге эшләргә генә юнәлтергә тиешбез. Балачак - кеше тормышының иң мөһим чоры, ул киләчәк тормышка әзерлек кенә түгел, бәлки чын, якты, үзенә генә хас, кабатланмас тормышы. Тормыш - иң элек иҗат, тик кеше яшәү өчен рәссам, балерина яки галим булып туарга дигән сүз түгел бу. Иҗатны да тудырырга була. Мондый биеклеккә күтәрелер өчен, кеше иң элек үзеңдә ныклы ихтыяр көче тәрбияләргә, үз алдына дөрес итеп максат куя һәм аны тормышка ашыру юлларын сайлый белергә, һәрдаим үзенең үткән тормышын бәяли, барлый белергә тиеш. Яшәгән хәтлесе дөрес яшәлгәнме? Максатына ирешелгәнме? Бу нәрсә өчен кирәк? Әлбәттә, иртәгесе көне тагын да уңышлырак булсын өчен. Кеше хыяллана белергә дә тиеш . "Хыялсыз кеше - канатсыз кош", диләр. Әгәр кешенең бернинди дә максаты, хыялы, кылган изге гамәлләре булмый икән, аның эчке дөньясын ниндидер бушлык биләп алырга тиеш була. Ә менә иҗатка бирелгән, китап укыган балаларның яшәү рәвешләре бөтенләй башкача, алар мөмкин булганча, балачак, яшьлек елларын мәгънәле итеп, күңел сандыкларындагы истәлекле хатирәләр белән тулыландырып, мәктәпләренең данын якларга тырышып үткәрәләр. Ныклы режим белән яшиләр.

Шундый укучыларның берсе - безнең Гөлфиябез. Бу укучым турында аерата язасым килә. Аның хыялы - киләчәктә тәрҗемәче булу. Ул үзенә кирәк дип тапкан фәннәрне яратып, тирәнтен өйрәнә, алар белән дәрестән тыш кызыксына. Танып белү активлыгын көчәйтү, хыялын тормышка ашыру максатыннан район, республика, Рәсәй күләмендәге чараларда катнаша һәм, әйтергә кирәк, шактый гына уңышларга ирешә. Быел Гөлфия зур уңышлар яулады. Республика күләмендә үткәрелгән "Татарга тылмач кирәк" (600 бала катнашты), "Татарстан дигән Ватаным бар, татар дигән халкым бар" (39 мәктәп) бәйгеләрендә җиңүче булып грамота һәм зур бүләкләр алды. "Тамчы-шоу" тапшыруында ул капитан булган команда шулай ук җиңү яулады. Ул гына да түгел, республика олимпиадасының 1 нче турында татар теле һәм әдәбиятыннан 1нче урынга лаек булды.

Барысына да вакыт таба Гөлфия. Өстәвенә хикәя, очерклар да иҗат итә. Алга таба үз өстендә шулай эшләсә, чын тәрҗемәче чыгар үзеннән.

Иҗади уңышлар сиңа, Гөлфия. Республика олимпиадаларында призлы урын гына түгел, җиңүче булып кайтуыңны теләп калам.

Клара Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев